События

7 район чаңгычылары ике көн ярышты. Ярыш бүген тәмам. 10.01.2016

7 район чаңгычылары ике көн ярышты. Ярыш бүген тәмам.

Арча, Балтач, Саба, Теләче, Биектау, Әтнә, Питрәч районнары мәктәпләре чаңгычылары Арча стадионында ике көн ярыштылар. Ярыш 9 гыйнварда башланды. Көчле чаңгычылар икенче көнне финалда ярышты. 

Ярышта безнең районнан Иске Кырлай һәм Яңа Кенәр мәктәпләре укучылары катнашты. Балтач гимназиясендә укучылар көчлерәк булып чыкты. Алар беренче урынны алды. Икенче урынны Иске Кырлай мәктәбе укучылары яулады. Тренерлары Айрат Ситдыйков. Өченче урында — Саба чаңгычылары. Шәхси беренчелектә Иске Кырлай мәктәбеннән Илүзә Фазлыева 2нче,  Динә Сәйфуллина 3нче урынны алды. Ильвир Ситдыйков 3 км. араны 2нче булып үтте.

Кичәге ярышта Иске Кырлай мәктәбе кызлары эстафетада 1нче урынны алды, малайлар — 2нче булдылар.

Җиңүчеләр һәм призлы урынны алучылар республиканың фән һәм мәгариф министрлыгы Мактау грамотасы һәм медальләр белән бүләкләнделәр.

Арча Хәбәрләре


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение