События

Хуҗалык җитәкчесе махсус хәрби операция зонасына бару өчен машина бүләк иткән 19.11.2024

Хуҗалык җитәкчесе махсус хәрби операция зонасына бару өчен машина бүләк иткән

Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга гуманитар ярдәм оештыру буенча райондашларыбыз бик актив эшли, көченнән килгән һәркем үз өлешен кертә.

Шәхси эшмәкәр Илнур Яруллин бик күп тапкырлар алгы сызыкка кадәр барып гуманитар йөкләрне андагы райондашларыбызга тапшырып кайтты, алар белән даими элемтәдә тора.

– Шулай бервакыт Илнур Яруллин белән шул турыда сөйләшергә туры килде, – ди бер хуҗалык җитәкчесе. – Соңыннан кабинетка кайткач уйланып утырам, бу кеше үз машинасы белән күпме аралар үтеп, күпме ягулык ягып шундый игелекле эш башкара. Юлда күргәннәрен сөйләгәндә исем китеп тыңлап тордым. Бер баруында юлда машинасы ватылып кала. Бер сервиста төзәтәләр машинаны, кая баруын белгәч бер тиен дә акча алмыйлар. Бара торгач тагын ватыла машина. “Алар биргән номер буенча  шалтыраттым, – ди ул. – Әтисе белән улы килеп җитеп тагын төзәтеп бирделәр, тагын бушка“.

Әлеге җитәкче әйтә, үземә нишләп әле бу кеше үз машинасын туздырып йөрергә тиеш, дигән сорау бирдем, ди. Өр-яңа машина алып бирергә дигән карар әнә шулай туды.

Илнур Яруллинның үзе белән дә элемтәгә кердек: “Яңа машина белән берничә тапкыр барып кайттык инде, – диде ул. – Әлеге җитәкчегә зур рәхмәт, хәзер ике машина белән йөрибез, ялга кайтучы ир-егетләрне дә утыртып алып кайтабыз“.

Ильяс Фәттахов

Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/xualyk-itakcese-maxsus-xarbi-operaciia-zonasyna-baru-ocen...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение