Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Райондашыбыз махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләргә люлкалы мотоцикл җибәргән
Каенсар авылында туып-үскән, бүген Арча станциясендә яшәүче Ленар Хәсәнов люлкалы мотоцикл җыеп, махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләргә озата.
“Ике якын туганым махсус хәрби операциядә хезмәт итә, – дип сөйләде ул безгә. – Мотоцикл булса, яхшы булыр иде дип әйттеләр. Шуннан тотындым. Белдерүләр сайтына мотоцикл сатып алам дип язып элдем. Гаражда тик торган мотоцикллар була бит ул. Эшләмәсә, җыям, рәтлим. Яраклы хәлгә китерәм. Мотоциклларын тәкъдим итүчеләр булды. Акчага сатып алдым. Сеҗе ягыннан берәү мотоциклны бушка бирде. Исемен әйтмәде. Икесен озаттым инде. Өченчесен җыйдым. Менә сеңлемнең улы Руслан кайтканны көтәм”. “Техникага кайдан өйрәндегез?” – дип сорыйм.
“Авылда кечкенәдән өйрәнелгән инде, – дип җавап бирде Ленар. – Машинага ДОСААФта укыттылар. Армиядә хезмәт иттем. Хатыным Эльвира белән ике бала тәрбияләп үстердек. Менә яңа гына улыбыз Әскәр армиядән кайтты. Кызыбыз кияүдә. Үзем сак хезмәтендә”.
Ленарның туган авылы Каенсар кергән Яңасала авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин белән дә сөйләштек. “Бик акыллы, эшчән егет, – дип мактады ул күрше авыл егете Ленарны. – Безнең Яңасала мәктәбен тәмамлады. Мин аларның сыйныф җитәкчесе дә идем әле. 10-11 сыйныфта 9 малай, 3 кыз укыдылар алар. Алтын куллы егет. Бензин белән эшли торган пычкылар, печән чапкыч триммерлар да рәтли. Техника белән җенләнгән егетләрнең берсе инде ул”.
Без Ленарга игелекле эше өчен олы рәхмәт әйтәбез, исәнлек-саулык, тигезлек, балалар куанычы телибез!
Румия Надршина