События

Наласалар МХОга токмач кисеп җибәрде 21.11.2024

Наласалар МХОга токмач кисеп җибәрде

Шушы эшкә тотынырга ниятләгәч, Наласа авылы группасына: «13 ноябрь көнне 18.00 сәгатьтә махсус хәрби операциядәге егетләргә жибәрергә мәдәният йортында токмач кисеп алыйкчы,» – дип яздык.

Язуын яздык та, тик һәркемнең үз эше, үз мәшәкате, килүче булырмы, дип уйга калдык. Белдерү язып 5 минут та узмагандыр, Миләүшә ханым кечерәк капчык белән он, капкачлы зур савыт һәм тоз кертеп тә бирде. Аның җиңел кулы белән мәдәният йортына авылдашларыбыздан он, йомырка, киселгән токмачлар агыла башлады.  

Җыеласы көнне, иң беренчеләрдән булып Люция апай Закирова килеп эшне башлап та җибәрде. Аннан соң калган апалар килеп кушыла барды. Үзләре белэн он, йомырка, савытлар алып килүчеләр дә аз булмады. Хәтта зур капчыклы он һәм 3 дистә йомырка калдырып, үзенең кем икәнен дә әйтмичә, күчтәнәч калдырып китүче булды.

Бер башлаган килеш, икенче көнгә дә җыелышып, бик тиз һәм кызу гына токмачларны кисеп, киптереп, савытларга тутырырып әзерлэп тә куйдык. 30 савыттан артык токмач килеп чыкты.

Бу эшкә үз өлешен керткәннәрне язып-санап бетерә торган түгел. Сүзебезне тыңлап, бу эштә катнашкан һәрбер кешегә бик рәхмәтлебез! Алдагы көннәрдә дә бергә һәм тату булып яшәсәк иде дигән теләктә калабыз!

Наласа мәдәният йорты җитәкчесе Ләйсән Лотфуллина


Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/nalasalylar-mxoga-tokmac-kisep-ibarde


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение