События

Арча стадионында «Арча кичләре» гөрләде 07.01.2016

Арча стадионында «Арча кичләре» гөрләде

Бүген Раштуа бәйрәме уңаеннан Арча стадионында Арча кичләре булды. Кичәне Илмира Фазылҗанова (ул сценарий авторы да) белән Данис Гайфуллин күңелле итеп алып барды.

Арча сәхнәсе йолдызлары Рәсим Низамиев, Гүзәл Шакирова, Фирдүс Ганиев, Зәринә Никитина, Ринат Бариев белән беррәттән анда Иске Чуриле авыл җирлегеннән Оксана Миннекәева, Рәдиф Шәмсетдинов, Илшат Сәгъдиев, Ләйлә Афзалова, Урта Курса авыл җирлегеннән Алисә Мотыйгуллина, Сеҗе авыл җирлеге үзешчәннәре Илназ Мөбәракшин, Халидә Газизова, Илшат Мәгъдиев, Адилә Салихова. Нияз Минһаҗев (дуэт), Фәнзил Әсхәдуллин чыгыш ясады. «Рус җыры» халык вокаль ансамбле чыгышы (җитәкчеләре Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Фирая Батыршина белән Илшат Гатин) ул көнне һәрвакыттагыча искиткеч матур булды.

Тамашачылар белән берсеннән-берсе кызыклы уеннар оештырылды. Чана тартып та, чаңгыга басып та узыштылар, хәтта аэрочананы да «эшкә җиктеләр». Мәдәният идарәсе, Арча мәдәният йорты үздырган бу чара һәркемнең күңеленә хуш килгәндер дип уйлыйбыз.

Арча Хәбәрләре

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение