События

Арча мәдәният йортында күп балалы гаиләләрне бүләкләделәр 22.12.2024

Арча мәдәният йортында күп балалы гаиләләрне бүләкләделәр

Гаилә елы ахырына якынлашу уңаеннан районда тантаналы концерт-тамаша узды

19 декабрьдә район мәдәният йортында узып баручы елга багышланган йомгаклау концерты булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина да катнашты.

- Гаилә – иң кыйммәтле нәрсә. Эштә нинди генә дәрәҗәләргә ирешсәң дә, әгәр сине өйдә көтеп торучы булмаса, эшнең тәме дә калмыйдыр. Шуңа күрә һәркемнең гаилә җылысы булсын. Тормыш – мизгел. Һәр якын кешегезнең кадерен белеп, мөнәсәбәтләрне ныгытып, кадерле кеше булып яшәвегезне теләп калам, – диде ул. 

Районыбызның күп балалы гаиләләре бүләкләнде. Иске Кырлай авыл җирлегеннән алты бала үстерүче Радилә һәм Ринат Әхмәтовларга, Апаз авыл җирлегеннән биш ул тәрбияләүче Лилия һәм Данил Әхмәтовларга, Наласа авыл җирлегеннән биш кызлы Ләйсән һәм Рөстәм Төхвәтуллиннарга, 2024 елда биш ел бергә гомер итүләрен билгеләп үтүче өч балалы Арчадан Мифтаховларга, Хикмәтуллаевларга, Хафизовларга, Күпербаштан Габделбариевларга, Яңасала авыл җирлегеннән Нуриевларга, Ташкичү авыл җирлегеннән Хәйруллиннарга бүләкләр тапшырылды. Шулай ук спортта зур уңышларга ирешкән Мөхәммәтшиннар гаиләсе дә сәхнәгә чакырылды. Әлеге гаиләнең башлыгы, “Арча” спорт мәктәбе тренеры Фәнис Мөхәммәтшин – кул көрәше буенча Россия чемпионы, ә кызлары Инзилә – регби буенча Татарстан чемпионы, Россиянең көмеш призеры һәм кул көрәше буенча югары нәтиҗәләргә ирешкән спортчы.

Тантаналы мизгелләрдән соң, сәхнәдә тирән мәгънәле, гаилә кыйммәтләрен ачып бирүче «Гашыйклар тавы» исемле концерт-тамаша башланды. Озак еллар бергә гомер итүче пар үзенең яшьлек елларын, мәхәббәт тарихларын искә алып, гаиләдәге мөнәсәбәтләр ныклыгын, нәсел бөтенлеген тасвирлады. Район сәхнәсендә җыр-моңга гашыйк гаиләләр, районыбызның вокаль һәм хореография коллективлары чыгыш ясады. «Хәзинә» фольклор коллективы тарафыннан яшь киленне каршы алу йоласы да күрсәтелде.

	Фотолар авторы: Т.Круговой

Гөлнур Миннебаева

Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arca-madaniiat-iortynda-kup-balaly-gailalarne-bulakladela...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение