![]() |
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События

Сабырлыкның төбе – сары алтын
Сеҗе авылында 50 ел бергә гомер иткән Раушан һәм Флорит Рәхимуллиннар белән кайчан танышыр идек әле, Арча ЗАГСы кунакка чакырмаса!
Соңыннан: “Сезнең исем Раушанмы?” – дип кабатлап сорадым. “Әйе, Раушан, – диде юбилярыбыз. – Йолдыз исеме ул, хатын-кыз исеме дип әнинең апасы куйдырган”.
Раушан Ташкич авылында үсә, ә ире Флорит Сеҗе авылыннан. Кыз фермада сыерлар сава. Флорит шофер, машинада сөт ташый. Шулай танышып китәләр. Кияүгә чыкканда Раушанга 20 яшь тә тулмаган була. Ә егеткә 25 яшь. Раушаннар барысы җиде бала үсә. Ул кияүгә киткәндә ике апасы кияүдә, калган дүртесе өйдә була әле. “Әти Сәгыйдулла сугышта катнашкан кеше, – дип сөйләде Раушан. – Бик күп яралар алып кайткан. 52 яшендә китеп тә барды. Комбайнда эшләде. Әниебез Мәдинә дә гади колхозчы иде. Ул гомерле булды. 92 яшенә кадәр яшәде. Ялгыз булмады, төп йортта энебез Шамил–Ләйлә гаиләсе белән яшәде. Безнең әни кызурак кеше иде. Әти сабыр, акыллы булды. Әнигә бер авыр сүз әйткәнен хәтерләмим”.
Раушан кайнанасы Дәләфрүзне мактап бетерә алмый. Кайнатасы Бикмулла. Алар өч бала тәрбияләп үстерәләр. Ике малай, бер кыз. “Кияүгә чыкканда мин 20 яшьлек бала, морҗа да агартканым юк, ипи дә пешергәнем, токмач та юньләп кискәнем юк, – дип сөйләде
Раушан. – Токмачны оста итеп кисә белмим. Кайнанам, ярар кисәрсең әле, дөнья өйрәтә ул, дип юатты. Шулай бер көнне мунча өлгергән, томалыйсы бар. Белмим димәдем, мунча томаларга төшеп киттем. Әйбәтләп күмерен учак астына тутырдым, сыймады. Менеп әйттем сыймады, күмернең калганын кая куйыйм, дип. Кайнанам, әй, Рау-шан әйдә төшик әле, күрсәтәм. Мунчаны болай итеп томалыйсы аны дип, кире күмерләрен учагыннан алып, миченә тутырып томаларга өйрәтте. Менә шулай итеп эшләрсең икенче дип. Әй, шуны да эшли белмисең инде дип бервакытта да кычкырмады. Алтын кеше иде. Бәйләде, текте, балаларны карап үстерде. 20 ел бергә гомер иттек. 75 яшькә кадәр яшәде. Аллаһы Тәгаләдән ансат үлем сорады. Кинәт кенә китеп барды...”.
Раушан белән Флорит 3 малай бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Фәридә, Азат, Айдар, Айрат.
ЗАГСка котларга кызы Фәридә, кияве Рөстәм килгән иде. Эш көне булганлыктан уллары Казаннан кайтып өлгермәде. Фәридә шәфкать туташы, егетләрнең берсе Азат Буа ветеринария техникумын тәмамлый, икенчесе Айдар педагогика университетында физик-математик һөнәрен ала, үз эшен ача, өченчесе МВДның Казан юридик институтын тәмамлый. “Киленнәрем Раилә, Сиринә, Алинә бик әйбәтләр, – дип мактый Раушан. – Әни, әти, дип торалар. Кайталар, эшкә булышалар. Рәхмәт Рөстәм кияүгә, кызымны авылда алып калды. Кая барасы булса да, өйдән чыгып машинага гына утырабыз. Кирәкле урынга алып барып кайта. Исән-сау булсыннар”.
Раушан башта фермада сыер сава, аннан 30 ел Сеҗе мәктәбендә пешекче булып эшли. Флорит шофер, аннан 1986 елда комбайнга утыра. Кышын машинада, урып-җыю вакытында комбайнда эшли.
Тавыш-тынсыз гына безне тыңлап утырган Флориттан: “Хатыныгыз Раушан нинди кеше?” – дип сорап куйдым һәм: “Әйбәт”, – дигән җавап ишеттем. Ничек ул әйбәт, дип төпчендем. Сүзгә кызы Фәридә кушылды. “Әни ашарга тәмле пешерә, име әти, һәрвакыт чиста. Кайткан кешегә ризыгы пешкән, өе җыештырылган булыр”.
“Гаиләне таркатмыйча, тигезлек белән яшәүнең сере нидә?” – дип сорыйм юбилярлардан. “Берең сабыр булырга кирәк, – диде Раушан. – Икең дә кызу булсаң, булмый инде... Безнең Флорит кызурак, мин сабыр булдым. Әтигә охшаганмын. Мәчеткә йөрибез хәзер. Аллага шөкер, намаз укыйбыз. Күзләрең күреп торса, аякларың йөреп торса – бу үзе бер зур бәхет!”.
Румия Надршина
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/sabyrlyknyn-tobe-sary-altyn