![]() |
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События

Шушмабаш, Носы, Шекә якларында
Район иҗтимагый советының күчмә утырышы Шушмабаш авыл җирлегендә булды. Иң башта Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов “Северный” хуҗалыгы өчен мегафермалар төзү участогына алып килде. Төзелеш быелның октябрендә башланган. “Төзелеш өч елга планлаштырыла, - дип сөйләде төзелеш мастеры Фәнил Вәлиев.
– Без бүген монда 70ләп кеше эшлибез. 16 техника эшли. 6 мең мөгезле эре терлеккә исәпләнгән 10 ферма булачак. Бер фермада 600 баш терлек булачак. Носы авылында фермер Роберт Әхмәтҗанов хуҗалыгында булдык. 8 сыеры бар. Арттырырга исәбе. Үзе торагын салып куйган. Һөнәре буенча агроном. 44 яшьтә. Бер сыердан 60 процент файда алып була, 40 проценты терлекне асрау өчен тотыла ди. Шекәдә авыл музее белән тагышып сыктык. Китапханәче Гөлшат Ногманова музей белән таныштырды. Шушмабашта ипи, булки пешерү пекарнясында булдык. Хуҗасы - Наил Мәгьсумлв. "4 кеше эшли пешерүдә, бер машина бар, мин 5нчесе", - ди Наил. .Көнгә 400-450 ипи, 300-350 батон пешерәләр. Арча кибетләре, якын-тирә авыл кибетләрендә сатыла ипи-булкилары. 4кә эшкә киләләр, Көндезге сәгать 11-12гә кадәр эшлиләр.Атнага 1'5 тонна 1,8т.он китә.Ипи 40 минут пешә. Без килгәндә ипи пешерүчеләр Гүзәл Әхмәтҗанова, Әлфия Габдрахманова, Суфия Фәйзрахманова ипи пешерү белән мәшгуль иде. Ахырдан Шушмабаш мәдәният йортында күчмә утырышның йомгаклау өлеше булды.
Румия Саттарова
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/susmabas-seka-iaklarynda