![]() |
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События

Яңа ел - иң матур бәйрәмнәрнең берсе
Халисә Сәгьдиева хәбәр итә.
Д.Г.Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә гөрләп чыршы бәйрәме узды
Яңа ел - елның иң матур һәм көтелгән бәйрәме. Безнең мәктәп укучылары да бу бәйрәмне шатланып көтеп алалар һәм бик матур итеп уздыралар.
27 нче декабрь көнне үткән “Чыршыкай- матуркай” исемле Яңа ел бәйрәме дә бик күңелле һәм истә калырлык булды. Балалар Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән бергә күңел ачтылар, кыш турында шигырьләр сөйләделәр, әкият геройлары белән бергәләшеп җырладылар, биеделәр, күңелле уеннарда катнаштылар. Кыш бабай белән Кар кызы да балаларга укуларында уңышлар теләделәр, бүләкләр тапшырдылар.Шулай ук, мәктәп директоры Гайнетдинов Илдар Борһан улы алдынгы, район олимпиадасында призер, победитель булган укучыларны котлады. Әти-әниләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. Бәйрәмнәрне оештыруда матди ярдәм күрсәткән спонсорлар Сабиров Айдар Фәрит улына, Гарипов Хәлим Канәфи улына, Шәйхиев Илназ Илһам улына, Зарипов Рамил Рафил улына, Сабиров Альберт Фәрит улына чиксез рәхмәтләрен җиткерде.
Яңа ел бәйрәме бик күңелле булды, балалар һәм аларның әти-әниләре өчен матур тәэсирләр һәм хисләр калдырды, күңел күтәренкелеге һәм уңай кәеф алып килде.
Кадерле райондашларыбыз! Алдагы өр-яңа ел бары бәхет-куанычлар гына алып килсен. Туасы таңнар тыныч булсын. Гомер юлларыбыз шатлык белән тулып торсын. Кызыклы очрашулар, бәхетле мизгелләр күп булсын! Эшләребездә уңышлар юлдаш булсын, күңелләребездәге мәрхәмәтлелек бар җиһанны яктыртсын. Йортларыбызга авырулар, хәвеф-хәтәрләр, бәла-казалар килмәсен. Гаиләләребездә бәхет уты һәрвакыт сүнмичә янып торсын! Яңа ел белән сезне, киләсе еллар бәхет китерүче еллардан булсын!Дөньяларыбыз тыныч,күкләребез аяз булсын!
Д.Г.Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең педагог-оештыручысы Сәгъдиева Халисә Камил кызы
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/iana-el-in-matur-bairamnarnen-berse