События

Игелекле эш башкаралар 06.01.2025

Игелекле эш башкаралар

Сокланырлык кешеләр.

Ел ахыры ул нәтиҗәләр чыгара торган вакыт. Яңа ел алдыннан районның пенсия фонды бинасында актив пенсионерлар җыелды. Алар Россия пенсия берлегенең Арча бүлекчәсененең актив волонтерлары. Бүлекчә рәисе Руфия Баһаветдинова аларга игелекле хезмәтләре өчен  Рәхмәт хатлары тапшырды. Ахырдан сөйләшүләр чәй өстәле янында дәвам итте. Алар ел буе СВОда хезмәт итүчеләргә сетка үрделәр, үлән чәйләре ясадылар, кипкән җиләк-җимеш әзерләделәр, гуманитар йөк җыялар һ.б.Ялгыз пенсионерларның хәлләрен беләләр, Яңа Чүриледәге психоневрология интернатына, өлкәннәр йортына концерт, күчтәнәчләр белән баралар, осталык дәресләре үткәрәләр. Менә кемнәр ул активлар: Новикова Наталья, Абдрахманова Әлфия, Зиатдинова Алсу, Минзина Сания, Хабибрахманова Марзия, Аһлиева Гәүһәрия, Әхмәтҗанова Роза, Шакирова Гөлшат, Шәймәрданова Энҗүдә, Ефремова Маргарита, Камалетдинова Гәүһәр, Хәмидуллина Рамзия, Петрова Светлана, Минһаҗева Рабига һ.б. Быел да шулай бергә-бергә игелекле эшләр башкарырга язсын. Исән-сау булыйк!


Румия Саттарова

Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/igelele-es-baskaralar


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение