События

Кыш бабай белән Карчәчәк- Иске Кырлайда да булды 03.01.2016

Кыш бабай белән Карчәчәк- Иске Кырлайда да булды

30 нчы декабрь көнне Иске Кырлай мәдәният йорты, китапханә белән берлектә мәдәният йортында “Хуш киләсең, и, Яңа ел!” дип аталган әдәби-музыкаль кичә уздырды.

Максаты: халкыбызның бәйрәмнәре белән кызыксыну хисләре һәм китап укуга мәхәббәт тәрбияләү, ата-аналар белән балаларның бердәмлеккә омтылу теләген ныгыту, кешеләр алдында чыгыш ясау күнекмәләрен үстерү.

Яңа ел бәйрәме –серле дә, сихри дә.Барлык катлам укучылар үз итеп, яратып көтеп ала аны. Безнең бәйрәмебезне дә — иң нәниләр, яшүсмерлә , өлкәннәребез-барысы дә яратып кабул итте. Тамашачылар Әдәбият елы нәтиҗәләр, әдәбият елында иң күп китап укучылар исемлеге белән танышты, Кыш бабай һәм Карчәчәк белән бергәләп күңел ачтылар, уеннар уйнадылар, Кыш бабай капчыгыннан күчтәнәчләр белән сыйландылар.

Бәйрәм уңаеннан китапханәдә”Тылсымлы бәйрәм белән!” дигән китап күргәзмәсе төзелде.

Арча Хәбәрләре


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение