События

Арча стадионында Раштуа бәйрәменә багышланган мәдәни-күңел ачу чаралары узды 08.01.2025

Арча стадионында Раштуа бәйрәменә багышланган мәдәни-күңел ачу чаралары узды

Христиан динендәгеләр бүген төнлә иң төп бәйрәмнәрнең берсен – Раштуаны каршы алды.

Районыбызда, традиция буенча, шәһәрнең үзәк стадионында бәйрәм чаралары оештырылды. Милли йортларда балалар осталык дәресләрендә катнашып, мультфильмнар караса, кече сәхнәдә мәдәни-күңел ачу программасы тәкъдим ителде.

Арча һәм авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре, үзешчән җырчылар һәм ансамбльләр тарафыннан матур бәйрәм оештырылган иде. Бер генә кеше дә читтә калмыйча, җырларга кушылып биеде. Балалар Кыш бабай һәм Кар кызы белән фотоларга төштеләр. 

Гөлнур Миннебаева

Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arca-stadionynda-rastua-bairamena-bagyslangan-madani-kune...






Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arca-stadionynda-rastua-bairamena-bagyslangan-madani-kune...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение