![]() |
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События

Арча Үзәк мәчете янында Коръәни Кәрим өйрәнү үзәге ачылды
Арчада Коръәни Кәрим өйрәнү үзәге ачылды. Ачылу тантанасында район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Рәисе каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, Татарстан Республикасы баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Казан, күрше районнарның имам-мөхтәсибләре һ.б катнашты. Тантананы район имам-мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин ачып җибәрде. Корьән аятьләре укылды. "Коръәни Кәрим үзәге нур өстенә нур булып, районыбызга, дәүләтебезгә, җөмһүриятебезгә бәрәкәт булдырып торсын иде, - дип сөйләде Әмир хәзрәт. - Мәчет ишекләребез һәрвакыт ачык булсын, мәдрәсәләребез эшләп торсын". Халык та күп килгән иде. Күңелләрне кузгатырлык бик матур чара булды.Румия Саттарова
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arca-uzak-mace-ianynda-korani-karim-oiranu-uzage-acyldy