![]() |
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События

Арчадагы бу чишмәдән бер көндә 4 тонна су алалар
Арчаның Көнбатыш мәчете янындагы чишмәне ачу тантансы булды.
Анда район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм башка бик күп мөхтәрәм кунаклар катнашты.
Алар барысы да әлеге изге эшкә өлеше кергән һәркемгә рәхмәт белдерделәр.
70 метр тирәнлектән чыккан суның анализы аның яхшы сыйфатлы булуын күрсәткән.
- Көн саен кешеләр биредән 4 тонна су алалар, - ди шушы эшне башлап йөргән Г.Курсави исемендәге мәчетнең имам-хатыйбы Равил хәзрәт Ибраһимов. - Ярдәм итүчеләргә Аллаһы Тәгалә әҗер-савапларын бирсен!
Исрафил Насыйбуллин
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arcadagy-bu-cismadan-ber-konda-40-tonna-su-alalar