События

Арчадан гуманитар колонна кузгалачак 18.01.2025

Арчадан гуманитар колонна кузгалачак

Арча районында Ватанны саклаучылар елы үзенчәлекле башлана. Аны ачу махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм колоннасын җибәрүдән гыйбарәт.

Колоннаны озату Арчада тантаналы төстә үтәчәк. Әмма гуманитар йөкне җибәрү өчен аны тупларга кирәк. Бу эшкә инде һәрберебез үз өлешен кертә ала. Алай гына да түгел, ярдәм күрсәтергә тиеш тә.  Чөнки гуманитар колонна махсус хәрби операциядә катнашучылар сораган әйберләрне алып барачак. 

Быел Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 80 ел. Сугыш кына түгел, тыл ветераннары да хәзер санаулы гына калып бара. Үзләре турында уйламыйча, фронт өчен дип җаннары-тәннәре белән тырышкан, көнне-төнгә ялгап эшләгән, ач-ялангач булсалар да, кычыткан, алабута белән туклансалар да, бөтен тапкан малны фронтка җибәреп барган әбиләрне генә күз алдына китерегез. Ул заман нинди булган да, хәзер нинди тормышта яшибез. Кибеттән күңелебез ни тели, шуны сатып алабыз, жылыда өстәл артына утырып ашыйбыз, кафе-рестораннарда бәйрәм үткәрәбез, чит илләргә чыгып ял итәбез... Юк, бу кемнәрнедер гаепләп әйтелгән сүзләр түгел, чагыштыру гына. Ни өчен әле без махсус хәрби операция зонасында салкын окопларда яткан, алгы сызыкта гомерен куркыныч астына куеп атакага ыргылган, җиңүне якынайту өчен көрәшкән егетләребезгә ярдәм итмәскә тиеш? Тамчыдан күлләр җыела, дигән халык мәкален барыбызның да ишеткәне бар. Бөтен район халкы бердәм булып тотынса, күл генә түгел, диңгез хасил итәргә була. Бу бары тик безнең үзебездән генә тора. 

Гуманитар колонна белән машиналар да китә, диделәр. Егетләр соравы буенча генераторлар, төзелеш материаллары кирәк булачак. 100, 300, 500, 1000 сум акча бирүдән берәү дә ач калмас, шәт. Әмма шуның белән без җиңүгә үз өлешебезне кертәбез. Акчалата гына ярдәм итәргә димәгән. Аның башка юллары да бар.

“Хөрмәтле ветераннар! Читтә калмагыз. Бездән башка егетләргә бик авыр. Аларга ярдәмебез кирәк. Сезне Пенсия фонды бинасында көтәбез. Юеш сөлгеләр, җылы оекбашлар, газ баллоннары, маскировка өчен челтәрләр һәм челтәрләр үрергә материаллар кирәк. Шулай ук ярты, бер литрлы банкаларда тозлаган яшелчәләрне дә җыябыз. Машиналар госпитальләргә дә барачак. Шуңа бинтлар, марля, вата, бер тапкыр кулланыла торган шприцлар кирәк. Акчалата бирергә дә була. Алар төзелеш материаллары һәм башка иң кирәкле әйберләрне алу өчен тотылачак”, –  дип хезмәт ветераннарына мөрәҗәгать итә район ветераннар советы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина.

 – Без, ветераннар, гуманитар ярдәмне туплый башладык инде. Әйберләр дә, медицина кирәк-яраклары да алып киләләр. Акчалата бирүчеләр дә бар. Аларга җылы оекбашлар, госпитальгә кирәкле әйберләр, газ баллоннары сатып алабыз, – диде ул. – Зур авылларда гуманитар ярдәм оештыру буенча төркемнәр бар. Кечкенә авылларда яшәүчеләр нәрсә белән ярдәм итик икән, дип сорый. Биш-ун йомыркадан токмач кисеп китерсәгез, бик яхшы булыр, дим. Шулай алар токмач кисеп китерә. Һәрберсе үз өлешен кертергә тырыша.
Район хакимияте коллективының гуманитар ярдәм оештыруда нинди юл сайлавы турында беләбез. Алар районда беренчеләрдән булып коры аш әзерли башлады. Һәм меңләгән капны егетләребезгә җибәрде дә инде. Бүгенге көндә алар аеруча зур тырышлык куя, әмма солдатлар бик яратып ашаган (Түбән Аты егете бик тәмле аш, дип астына язып фото да җибәргән) ризыкны җитәрлек күләмдә әзерләү өчен башкаларның да кушылуы кирәк.

– Гуманитар ярдәмгә без беренче елны ук алындык. Район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәмәтова белән бергәләп ярдәм итү юлларын эзләдек. Оекбашлар да бәйләнде, пироглар да пешердек, коры душ та әзерләдек. Ролтон түгел, өйдәгечә булсын, дип коры ашка тотынырга булдык. Сабаларның шул эш белән шөгыльләнүе турында ишеттек. Барып өйрәнеп тә кайттык. Аннан инде җиң сызганып үзебез тотындык. Чөгендере чөгендер, бәрәңгесе бәрәңге, ите ит булып күренеп тора, – диде Надия Сафиуллина. – Бүген бөтен бүлектәге кызларда киптергеч (сушилка) бар. Бөтенесе 24 данә. Шәһәр Советы кызлары да кушылды. Бик мәшәкатьле, күп хезмәт, вакыт таләп итә торган эш. Яшелчәләрне (борщ өчен ите дә, бәрәңгесе, кәбестәсе, кишере, чөгендере, суганы, тәмләткечләре дә кирәк) пешерергә, аннан киптерергә кирәк. Тиешенчә эшкәртмәсәң, я пешереп бетермәсәң, сыйфатлы чыкмый. Аннан безнең төп хезмәтебез дә бар. Аның белән генә шөгыльләнә алмыйбыз. Шуңа киптергечләрне өйгә алып куярга булдык. Яшелчәләр бер көндә генә кибеп бетми. Төнгә калдырырга куркыныч. Кибеп бетмәсә, ризыкка тәм керә. Менә шундый кыенлыклары бар. Эш урынында бер бүлмәдә дә киптергеч тотабыз. Яшелчәләр киптергәндә бик күпкә кими. Өстенә кайнар су салгач, бер кап коры аштан зур бер тәлинкә аш чыга. Егетләр рәхәтләнеп ашый. Алгы сызыкка җибәрү өчен дә уңай. Кечерәк кенә капларда, урын күп алмыйлар. 

Чималын хакимият коллективы үзе тапкан. Барысы да кушылган. Өйдән дә алып килгәннәр, акча җыеп сатып та алганнар. Суыткычтагы катырылган яшелчәләр дә эшкә җигелгән. Авыргарак киткәч, ярдәм сорый башлаганнар. Чөнки өлгермиләр, коры аш күп кирәк. Тора-бара авыл җирлекләре, мәгариф хезмәткәрләре, икенче, алтынчы мәктәп укытучылары кушылган. 
–  Әлеге вакытта без күп күләмдә коры аш әзерләү белән мәшгуль. Бөтен коллектив акчалата булышты. Халыктан бәрәңге, кишер килде. Бик күп токмач ясап алып килделәр. Моңа кадәр тавык итеннән борщ, щи әзерләсәк, хәзер өй токмачы белән аш та ясадык, – диде Надия Сафиуллина. – Башкалар да кушылса, бик яхшы булыр иде. Тик башта, зинһар өчен, миңа шалтыратсыннар. Коры аш әзерләүнең үзенчәлекләре күп, аларны үтәмәсәң, хезмәт әрәмгә генә була. Минем телефон номерым: 89677790344. Ватсабка язсыннар.

– Гуманитар колонна җибәрелүе турында сүз чыккач, бөтен кеше күтәрелде. “Нәрсә алып килик, нәрсә җыярга кирәк”, – дип шалтыратып сорыйлар. Район мәгариф идарәсе, мәктәпләр, балалар бакчалары, авыл җирлекләре, оешмалар, аерып кайсындыр әйтеп тә булмый, барысы да, зур активлык күрсәтә, – диде волонтер Алинә Латипова. – Элек тә актив иделәр. Хәзер дә ярдәм күрсәтергә әзерләр. Безнең район халкы җиңүне якынайту, егетләребезгә ярдәм күрсәтү өчен барысын эшләргә дә әзер. Рәхмәт аларга.


Гөлсинә Зәкиева

Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arcadan-gumanitar-kolonna-kuzgalacak


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение