События

Балалар арасында көрәш буенча Татарстан беренчелегеннән арчалар җиңү белән кайтты 04.02.2025

Балалар арасында көрәш буенча Татарстан беренчелегеннән арчалар җиңү белән кайтты

31 январь-2 февраль көннәрендә Казанның «Тулпар» спорткомплексында «Сабантуй» журналы призына балалар арасында Татарстан беренчелеге узды.

Ярышларда республикабызның 49 командасыннан 356 яшь көрәшче бил алышты.

Арча районы көрәшчеләре дә яхшы нәтиҗәләр белән кайтты әлеге ярыштан.

Файзрахманов Аяз (40 кг, Ашытбаш мәктәбе, тренеры Саляхов М.Р.) һәм Шигапов Газинур (70 кг, Лесхоз мәктәбе, тренеры Аскаров И.И.) - ЧЕМПИОННАР .

Минуллин Раяз (36 кг, Яңа Кырлай мәктәбе, тренеры Саляхов М.Р.) һәм Зайнуллин Эмиль (60 кг, Ашытбаш мәктәбе, тренеры Саляхов М.Р.) - көмеш медаль ияләре.

Арча районы командасы 1 урында. Команда составында: Ахунов Самир (36 кг,  АСОШ 6, тренеры Хидиятуллин Ф.Ф.), Сибагатуллин Реназ (45 кг, Урта Курса мәктәбе, тренерлары Аскаров И.И., Ахмадеев М.Г.), Гаранин Родион (60 кг, Иске Чүриле мәктәбе, тренеры Галиев Р.Ф.), Мирзакасимов Жасурбек (65 кг, Курса-Почмак мәктәбе, тренеры Ахмадеев М.Г.), Лотфуллин Карим (75 кг, АСОШ 6, тренеры Хидиятуллин Ф.Ф.) да көрәште.

Фотолар: https://vk.com/public133165163


Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/balalar-arasynda-koras-buenca-tatarstan-berencelegennan-a...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение