События

Райондашыбыз Алия Абдрәшитова төп рольдә уйнаган «Җылак» фильмы «Ника» премиясенә дәгъва итә 06.02.2025

Райондашыбыз Алия Абдрәшитова төп рольдә уйнаган «Җылак» фильмы «Ника» премиясенә дәгъва итә

«Иң яхшы фильм» номинациясендә барлыгы 67 фильм тәкъдим ителгән. «Җылак» фильмы шулар арасында.

Алмаз Нургалиевның «Җылак» фильмы һәм аның артистлары «Ника» Россия кинематография премиясенә дәгъва итүчеләр исемлегенә кергән. Фестиваль сайтында 2024 ел өчен премияләр лонг-бите чыккан, дип яза Татар-информ

«Ника» Россия кинематография премиясенә дәгъва итүчеләр исемлегендә «Җылак» фильмы үзе дә, шулай ук төрле номинацияләрдә аның артистларыннан Камал театрын артисты Әзһәр Шакиров, «Нур» театры артисты Айнур Баянов, Чаллы театры артисты Илназ Гаффанов һәм яшь артист Алия Абдрәшитова бар. Алмаз Нургалиев үзе фильмның продюсеры буларак та, сценарист, рәссам һәм оператор номинацияләрендә тәкъдим ителгән.


Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакировның тормыш юлына багышланган нәфис фильмда Яңа Кенәр кызы Алия Абдрәшитова Нәҗибә Ихсанованың 16 яшьлек чагын башкара. Бүгенге көндә Алия Ш.Биктимеров исемендәге Казан театр училищесында белем ала. Яшь артистка иҗади уңышлар телибез


Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/raiondasybyz-aliia-abdrasitova-top-rolda-uinagan-ylak-fil...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение