![]() |
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События

Аерылышабыз, хуш инде!
Айван мәдәният йортында матур спектакль булды.
Айван мәдәният йортында үзешчәннәребез, Арчаның "Җидегән чишмә" халык театры артистлары көче белән берлектә куелган Т. Миннуллинның "Аерылабыз, хуш инде!" дип исемләнгән спектакль премьерасы куелды.
Бәйрәм алды кичәсенең икенче өлешендә җыр-моң, нәфис сүз белән үрелеп барган бик матур концерт оештырылды! "Бик җаваплы әзерләнеп чыгыш ясаган һәрбер катнашучыбызга, "Җидегән чишмә" халык театры артистларына, бик җылы, ихлас кабул иткән тамашачыбызга чын күңелдән олы рәхмәтебезне җиткерәбез! Дөньялар имин, тыныч булсын! Һәр гаилә бәхетле яшәсен дигән теләктә калабыз!", - диде Айван мәдәният йорты җитәкчесе Рәмзия Миннәшәева.
Артистларыбыз спектакльне искиткеч матур, мөләем, шул ук вакытта шаян да, дәртле дә итеп сәхнәләштерделәр! Афәрин! Һәрберсе үз урынында!