События

Яңара безнең Наласа 14.01.2016

Яңара безнең Наласа

Районда әледән–әле яңа социаль объектлар ачылу, искеләрен  ныклап төзекләндерелүен күзәтеп, бу авылларда яшәүчеләр белән бергә чын күңелдән куана да, шул ук вакытта бераз ак көнләшү хисләре дә кичерә идем. Туган авылым Наласа никтер бөтен республиканы колачлаган бу яңарыштан читтә  калып килә сыман иде. 

Сабыр иткән морадына җиткән, диме халык? Ниһаять, 500 елдан артык тарихы, мәшһүр җыры булган Наласа өчен дә күк капусы ачылды кебек. Берьюлы ике зур бина: авыл мәдәният йорты һәм урта мәктәп президентыбызның социаль объектларны ныклап төзекләндерү программасына кертелде. 1972 елда ук колхоз көче белән төзелгән зур мәдәният йортына шул чордан бирле  вак–төяк ремонт кына үткәрелеп килде.Төзи белгән безнең әткәйләр! Үз әтием шул төзелештә прораб булганын искә алып әйтүем. Шушы көнгә кадәр халыкка тугры хезмәт итте ул. Авылыбызның чын мәгънәсендә мәдәният үзәге булды. Әлфия Гыйлаҗева (“Сорнай” ансамбленә нигез салучыларның берсе), Флера апа Төхвәтуллина, аның улы Ирек эшләгән чорларда районда гына түгел, республикага да даны таралды. Биредә оешкан халык уен кораллары оркестры Бөтенсоюз фестивале лауреаты дәрәҗәләренә иреште хәтта.

Шушы мәһабәт бинага узган ел “Икстрой” ширкәте ныклап төзекләндерү уздырды. Дөрес, республика бюджетыннан каралган акча гына җитеп бетмәде аңа. Район башлыгы Илшат Габделфәртовичка рәхмәт. Район бюджетыннан да өлеш чыгарып, ремонтны ахырына кадәр җиткерергә ярдәм итте ул. Нәтиҗәдә, матурланып, яңа сулыш алып каршылады үзенең 44 нче Яңа елын Наласа мәдәният йорты. 12 гыйнвар кичендә шыгрым тулы тамашачылар катнашында шушы уңайдан бәйрәм концерты да оештырылды.

— Шактый катлаулы икътисади шартларда да республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов авылларыбызның киләчәген кайгыртуны күз уңында тота. Районыбызда моңа мисаллар бихисап. Мәдәният йорты, урта мәктәбегезне ныклап төзекләндерү белән бергә Наласада киләчәктә яңа балалар бакчасы төзүне дә планлаштырабыз, — дип ,авыл халкын тагын бер кат куандырды район башлыгы Илшат  Нуриев тантананы ачкан вакытта.

Аның чыгышыннан шул да аңлашылды: быел авылдашларыбызның тагын бер зур өмете тормышка ашырга тора әле. Авылга кергән юлга асфальт та түшәләчәк. Моның буенча узган ел ук әзерлек эшләре башланды инде.

Авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова үз чыгышында республика һәм район җитәкчеләренә, төзүчеләргә, мәдәният йорты алдына матур тимер койма корган өч бертуган эшмәкәр Төхвәтуллиннарга, транспорт ярдәме күрсәткән “Игенче” хуҗалыгына һәм төзекләндерү эшләрендә катнашкан авылдашларга олы рәхмәтен җиткерде.

Тамаша, концертларга сусаган Наласа халкы. Авыл үзешчәннәренең һәр чыгышын көчле алкышларга күмделәр.

— Киләчәктә дә мәдәният учагыбыз гөрләп торыр. Биредә бию, җыр, нәфис сүз түгәрәкләре һәм авылдашларыбыз яратып катнаша торган  драма коллективының эшен дә җанландырып җибәрербез, — дип , үз планнары  белән  уртаклашты мәдәният йортының яңа директоры Алсу Зарипова. Иншалла, шулай булыр да. Талантларга бай бит безнең халык.

Чыганак: http://arskmedia.ru

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение