События

Яңа Кырлай китапханәсе грант откан 19.01.2016

Яңа Кырлай китапханәсе грант откан

Яңа Кырлай китапханәсе Татарстан Республикасы китапханәләре арасында иң яхшысы дип табылган һәм 100 мең сум грант откан. Бу акчага ул мебель һәм җиһазлар алган.

Гөберчәк авылы китапханәсе “Россия мәдәнияты” максатчан федераль программасы буенча җиңеп чыгып, ноутбук, проектор белән экран, заманча китапханә мебеле белән бүләкләнгән.

Район балалар китапханәсе укучыларны китап укуга тарту буенча акциядә уңышлы катнашып, кызыксындыру премиясенә һәм Республика балалар китапханәсенең Рәхмәт хатына лаек булган. Арча үзәк китапханәсенә озак сроклы максатчан программа кысаларында 200 мең сумлык китапханә мебеле алынган.

Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение