События

Фәттахов Ильяс Сәхәп улына мактаулы исем бирелде 09.04.2025

Фәттахов Ильяс Сәхәп улына мактаулы исем бирелде

«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте «Арча-информ» филиалы мөхәррире Фәттахов Ильяс Сәхәп улына Татарстан Республикасы Рәисе Указы нигезендә «Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелүе турында без инде хәбәр иткән идек.

Бүген Казан Кремлендә хезмәттәшебезгә тантаналы шартларда лаеклы бүләген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин тапшырды.

Хезмәттәшебезне тагын бер кат чын күңелдән олы дәүләт бүләге белән тәбрик итәбез. Аңа сәламәтлек, иҗат уңышлары телибез!

 “Бу минем хезмәтемә олы бәя. Мин аны аванс дип тә кабул итәм һәм киләчәктә намуслы хезмәтем белән акларга тырышачакмын”, – ди Ильяс Фәттахов.

Фотолар Татарстан Республикасы Хөкүмәте сайтыннан алынды. 

Арча Хәбәрләре

Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/xezmattasebez-laekly-bulagen-aldy


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение