![]() |
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События

Алмаз Хисаметдинов волонтерларны бүләкләде
Волонеттерларга рәхмәт белдерелде
Хәйрия эшчәнлегенә һәм волонтерлык хәрәкәтенә өлеш керткән һәм үстергән, Татарстан Республикасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм иткән өчен “Мәрхәмәтлек-Мелосердие” Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары берләшмәсенең Рәхмәт хатлары Арча район ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Хәмидуллина Рәмзия Шәриф кызына, “Җиңү волонтерлары” инициатив төркеме волонтеры Латипова Алинә Илдар кызына тапшырылды.
Татарстан Республикасының мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләренә берничә тапкыр ярдәм күрсәткән өчен 33836 хәрби часть командованиесе һәм барлык шәхси состав исеменнән Яңа Кишет авыл җирлеге башлыгы Әхмәдуллин Фаяз Ильяс улына, Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Гайфуллин Әгъзәм Әдеһәм улына, Яңа Кенәр җирлеге волонтеры Гарипов Ленар Наил улына (тормыш иптәше Гарипова Алсу Рәис кызына бирелде), “Сугышчан туганлык” берләшмәсе җитәкчесе Баһаветдинов Сергей Лимус улына Рәхмәт белдерелде.
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/almaz-xisametdinov-volonterlarny-bulaklade