События

Нихәл, авыл? Яки авылларга “Хәбибуллиннар” кирәк шул 22.04.2025

Нихәл, авыл? Яки авылларга “Хәбибуллиннар” кирәк шул

Бер үк кешеләр, бер үк вакыйгалар турында кайта-кайта яза торган гадәтем бар. Миңа, еллар узып, заманның, кешеләрнең ничек үзгәрүен күзәтү кызык. Мәсәлән, Арчаның “Курса МТСы” хуҗалыгында берничә тапкыр булганым бар. Хуҗалык җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдиновның авыллар яшәсен өчен ничек тырышып йөрүләрен үз күзләрем белән  күреп сокланып кайта идем. Яшьләрнең читтә-чотта бәхет эзләп йөрмичә авылда калулары, укып белгечлек алгач туган якларына кайтулары, ә Рәүфнең яшь гаиләләр, яшь белгечләр өчен йортлар салдыруы турында шатланып-куанып яздым. Әйбәт иде ул йортлар, каралты-курасы, мунчасы бар, ут, газ, су кертелгән. Ә күпмедер эшләгәч, йорт яшьләрнең үзенә кала. Мондый нәрсәне бик күргән юк иде.

Беркөнне “Арча хәбәрләре” газетасында эшләүче каләмдәшем Ильяс Фәттахов шалтырата: “Туган якларга җыенмыйсыңмы? – Рәүф Курса бәлеше ашарга чакыра, Риманны да алып кайт, диде”, – ди. “Рәүф бәлеш ашарга гына чакырмас, эшләре турында яздырасы киләдер”,  – мәйтәм.
– Юк. Нәкъ менә бәлеш ашарга. Ниндидер бер гаилә белән дә таныштырасы килә икән. Бер түбә астында өч буын: бабай, улы, оныгы яши. Главное, бәлешне бик тәмле пешерәләр, ди.

Арчага кайттым. Ильяс белән Курсага кузгалдык. Курсалар өчәү бездә, ә Рәүф хуҗалыгына барлыгы алты авыл керә. Кыскасы, “Рәүф гаиләсе” шактый ишле. Сарай Чокырчага кергәндә авыл башында яңа йортлар күзгә чалынды. Алар яшь гаиләләр өчен Рәүф салдырткан йортлар иде. Тик йорт тирәсендә кеше-кара юк. Әллә яшьләр авылдан китеп, алар өчен салынган йортлар  бушап калды микән? Шигемне Ильяска да әйттем. Ә ул: “Кая бушап калсын, яшьләр өчен йортлар җитми башлады әле, менә болары – яңа салынганнары”, – ди.

Югары Курсага борыла торган җирдә туктап хуҗаны көтә башладык.  Хәер, көтәргә туры килмәде, безнең үкчәгә үк басып килгән икән Рәүф. Машинасыннан төшмичә генә: “Минем арттан барыгыз!” – дип кул болгады. Без барасы йорт авыл күрке булып тау башында утыра иде. Кунакларны капка төбендә үк каршы алу –  иң матур гадәтләрнең берсе. Бу, хәтта, гомер күрмәгән кешегә карата да зур хөрмәт билгесе. Без менә шулай хөрмәтле кешеләргә әйләндек тә куйдык. Күңелдә ниндидер бер сәер хис туды: без, әйтерсең лә күптәнге дусларга килдек. Бернинди ятсыну, кыенсыну әсәре юк, гаилә башлыгы Әлфрит инвалид коляскасында булса да, безне ишек төбенә үк килеп каршы алды. Әле монда килгәнче Рәүф Гыйлаҗетдинов: “Хәбибуллиннарныкы кебек гаилә дөньясында юк”, – дигән иде. Сирәк очрый торган нәрсәләр турында “Дөньясында юк” дип әйтү бар инде ул. Әмма Хәбибуллиннар белән аралаша-сөйләшә башлагач чыннан да бик сирәк гаиләгә эләгүемне сиздем. Безнең татарда “башка чыгу” дигән сүзләр мактау булып яңгырый. Әти-әни кул астыннан чыгып, өйләнеп, үзенә йорт салып, мөстәкыйль тормыш алып бара башлау – гомер-гомергә зур егетлек саналган. Ә Хәбибуллиннар: “Безгә бергә рәхәт!” – диләр. Дөрес, ишәя барган саен  йортны киңәйткәннәр, һәркемгә урын җитә. Әмма, “бергә рәхәт” булыр өчен характерлар туры килү, Туфан ага Миңнуллин әйтмешли: “җеннәр килешү” дә кирәк бит әле. Кайнана, кайната белән торганнар арасында төрле хәлләр булырга мөмкин, ә бу гаиләдә барысы да бер ата, бер ана балалары кебек. Гаилә башлыгы Әлфрит белән аның хатыны Сөмбеләгә барысы да: уллары Радик, оныклары Рәсим, киленнәре Нурия белән Зөһрә, аларның балалары да “әти”, “әни” дип дәшәләр. “Барысы да” дигәнне сан белән әйтсәк, бу кияү-киленнәрне, бала-оныкларны да кертеп 20 кеше. Дөрес, алар бөтенесе дә бер түбә астында түгел, әмма күңелләрне шушы авылга, шушы нигезгә береккән. Һәр ял саен, җае чыккан саен шушы йортка кайтырга тырышалар.





Бездә “Килен кеше – ким кеше” дигән сүз бар бит. Өченче буын вәкиле – Рәсимнең хатыны Зөһрәгә шушы әйтемне пышылдадым: “Бөтен эшне сиңа өймиләрме, кимсетмиләрме?” – дигән булдым. Зөһрә дә, хәтта кулындагы ун айлык кызы Динә дә  миңа сәерсенеп карап куйдылар кебек. Шуннан Зөһрә: “Миңа эшнең бик зурысын  йөкләделәр. Синең эшең – бала тәрбияләү, ә калганын үзебез эшләрбез, диделәр”, – ди. Үзе елмая, аңа карап Динә дә елмаеп куйды кебек. Янәсе, безнең ничек яшәгәнне күрдеңме, бабай? Өстәл тирәсен тутырып, Курса күрке булган бәлеш ашап утырабыз шулай. Сүз иярә сүз чыга. “Бәлешне мактыйбыз, чыннан да бик тәмле иде ул. Кем пешергәнен сорыйбыз. Сүз куешканнар мени: “Бөтенебез дә бергә пешердек”, – диләр. Алай була алмый бит инде ул, бер бәлешкә бөтен өй тотына алмый. Үзем шулай уйлыйм, үзем бу гаиләнең бер кеше булып яшәвенә сокланам. Хуҗалык рәисе Рәүф Гыйлаҗетдиновның: “Хәбибуллиннарныкы кебек гаилә дөньясында юк”, – дигән сүзләренә ышана барам. Ул Хәбибуллиннарның хезмәт сөючән, бөтен барлыклары белән авыл кешесе икәнлекләре икәнен дә күз алдында тотып әйткәндер бу сүзләрне. Әлфрит абзый колхозда бригадир, хуҗалык мөдире, шофер булып эшләгән. Авылдашларына йорт салу өчен кирпечләрне ул ташыган диделәр. Улы – Радик – механизатор, теләсә нинди техникага утыра. Әле алтын куллы егет тә икән. Авылдашлары ни ватылса – шуны төзәттерергә дип Радикка алып киләләр ди. Мине аның улы Рәсим дә шаккатырды. Казанда Авыл хуҗалыгы институтында укыганда атна ахыры җиткәнне көтеп алҗып бетә торган булган ул. Ни өчен? Тизрәк авылга кайту өчен. Институтны тәмамлагач ике дә уйламый туган авылына кайта, өйләнеп җибәрә. “Курса МТСы” хуҗалыгында агроном ул хәзер. Мондый егетләрне авылдан, җирдән аерып буламы соң?

Рәүф Гыйлаҗетдиновның безне бу йортка чакыруы бәлеш ашау өчен генә түгел иде әлбәттә. Марксизм-ленинизм классигы кебек “Гаилә – җәмгыятьнең күзәнәге” дип әйтмәячәк ул. Әмма, ныклы хуҗалыкның нигезен гаиләләр тәшкил итүен әйтер. Хуҗалыкка кергән алты авылның берсе – нибары утыз йортлы Аланда бүгенге көндә унбер яшь гаилә барлыгын әйтсәм, җитәкченең нинди уй-ниятләр белән яшәвен чамаларсыз. Шунысын да өстәп куйыйм әле. “Курса МТСы” шәхси хуҗалыкларда асралган терлек саны буенча районда беренче урында икән. Асрамаслар иде, җитәкче кеше мал тоту өчен бөтен шартларны тудыра. Бүген без: “Авыллар картая”, – дип күп сөйлибез. Картая инде, картаймый нишләсен, андыйларда гаилә дигәнебез хәзер әби-бабайдан гына тора. Авылларга “Хәбибуллиннар” кирәк шул, җәмәгать.

Риман Гыйлемханов.

Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/nixal-avyl-iaki-avyllarga-xabibullinnar-kirak-sul


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение