![]() |
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События

Арчада «Җиңү диктанты»н 400дән артык кеше язды
Бүген Россиянең барлык өлкәләрендә «Җиңү Диктанты» акциясе старт алды.
«Җиңү диктанты» Бөтенроссия акциясе беренче тапкыр 2019 елның 7 маенда узды, анда 24 илдән 150 меңнән артык катнашучы булды. Шуннан бирле проектка кушылырга теләүчеләр саны арта бара. 2025 елда диктант бөтен Россия буенча 35 мең мәйданчыкта һәм 90нан артык чит илдә уза.
Быел Арча районында әлеге акциягә ачык мәйданчыкларда кушылучылар саны – 400дән артык. Күпчелек катнашучы Арчаның 5 гимназиясендә иде. Биш класс кабинетта мәктәп укучылары, район укытучылары, җәмәгать эшлеклеләре һәм теләгән һәркем әзерләнгән биремнәрне башкарды.
Шартлар буенча 25 биремне эшләргә 45 минут вакыт бирелде. Бөек Ватан сугышы һәм махсус хәрби операциягә багышланган биремнәр нигездә тест формасында иде. Үз фикереңне белдерергә кирәкле сораулар да булды.
Катнашучылар арасында иң өлкәне 84 яшьлек ветеран укытучы Рая Фәтхуллина иде. Быел ул «Җиңү диктанты»на беренче тапкыр килгән.
«Чакырдылар да, бик теләп ризалаштым. Дөресен генә әйткәндә, биремнәр үтисе бардыр дип белмәдем. Тик бик рәхәтләнеп катнаштым. Сорауларның төрлесе бар. Бик җиңел дип әйтмәс идем, сугыш темасы. Әмма эшләргә була,» – диде ул
Гөлнур Миннебаева
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arcada-inu-diktanty-400dan-artyk-kese-iazdy