События

Арча районында «Экояз – 2025» бәйгесе кысаларында чишмәләрне чистарттылар 14.05.2025

Арча районында «Экояз – 2025» бәйгесе кысаларында чишмәләрне чистарттылар

Арча районында яшәүчеләр «Экояз – 2025» бәйгесендә актив катнашуын дәвам итә. Бәйгенең алтынчы атнасы чишмәләрне һәм аларның тирә-юнен төзекләндерүгә һәм чистартуга багышланды.

❮❯Арча районында «Экояз – 2025» бәйгесе кысаларында чишмәләрне чистарттылар



Экологик икеайлык һәм бәйге кысаларында Наласа мәктәбе укучылары «Нократ» чишмәсенең бер өлешен корыган үләннән, агач ботакларыннан чистарттылар. Ә мәктәп активисты Хәлиуллина Алсина энесе белән «Зират» чишмәсенең бер өлешен чүп-чардан, кипкән үләннән, яфраклардан чистартты.





Иске Ашыт балалар бакчасына йөрүче балалар да читтә калмады. Тәрбиячеләре белән бергә алар «Салават» чишмәсенә юл тоттылар. Бергәләп алар чишмә тирәсендәге корыган үләннәрне тырмаладылар, чүп-чарны җыйдылар, корыган агач ботакларын җыйнап бер күчкә өйделәр.

“Су – тереклекнең яшәү чыганагы. Кешеләр элек заманнардан ук суга сак караганнар, су юлларын карап, чистартып, тәртипләп тотканнар. Борынгылардан килгән бу изге гамәл безнең балаларыбызның да күңелләренә кече яшьтән сеңдерелде. Алар киләчәктә дә бу изгелекләренә тугры калырлар,тирә-ягыбызны тагын да матуррак,чистарак итеп тотарлар дип уйлыйбыз”, – ди тәрбиячеләр.

Носы балалар бакчасына йөрүче балалар «Габделбарый» һәм «Тау асты» чишмәләрен чистарттылар.


Резеда Хәкимҗанова

Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arca-raionynda-ekoiaz-2025-baigese-kysalarynda-cismalarne...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение