События

Арчада «Без Арчаны ясыйбыз» исемле пленэр узды 11.06.2025

Арчада «Без Арчаны ясыйбыз» исемле пленэр узды

«Татарстанда җәй» проекты кысаларында районыбызда мавыктыргыч чаралар оештырыла

10 июньдә Арчада 62 яшь рәссамны җыйган «Без Арчаны ясыйбыз» пленэр узды. Укучылар шәһәрнең матурлыгын рәсемгә төшерделәр.

Балалар Арчаның тарихи әһәмияткә ия һәм истәлекле урыннарында: тимер юл вокзалында, Җиңү паркында, Казансу паркында, Сызгановлар Йорты каршында, Покров Божьей Матери чиркәве янында рәсем ясадылар. Һәр бала үзенең иҗатын һәм тарихның уникаль мизгелләрен чагылдырдвы.

Барлык катнашучыларга да сувенирлар, ә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды


Фотолар «Арча укучылар сарае» ВК төркеменнән алынды


Гөлнур Миннебаева

Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arcada-bez-arcany-iasyibyz-isemle-plener-uzdy


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение