События

Ашытбашта урам концертлары үткән 22.01.2016

Ашытбашта урам концертлары үткән

Районыбызда «Ал кыюлык, алга омтыл, Һич ялыйкмый алга бар» девизы белән урам концертлары гөрли. Без- Ашытбашлылар да бу проекттан читтә калмаска булдык. Урам концертларын беренчеләрдән булып Кызыл Октябрь һәм Пушкин урамы үзешчәннәре башлап җибәрде.

Концерт кыска гына вакыт эчендә әзерләнүгә карамастан, бик уңышлы чыкты.Ул бары тик безнең авылыбызда гына барлыкка килгән Искечә яңа елда балаларның «акча җыю күренеше» белән башланып китте. Сәхнәгә беренче тапкыр аяк басуларына карамастан, өлкәннәребез Фирая апа һәм Мәүлә абый Абдуллиннар балаларны ачык йөз, тәмле сүз, күчтәнәчләр белән каршы алдылар. Авылыбызның «Резидә» бәетен Миләүшә Гатауллина сөйләгәндә кемнәр генә күз яшьләрен тыеп калды икән? Бәеттән соң куелган «Титаник» вальсы (Алсинә Хабибуллина,Рәмис Валиев) да бу урында бәеткә аваздаш булды. Равил Мөгаллимовның тальян гармунда уйнавы, «Яшьлек» ансамбле авылдашыбыз Н. Касыймовның «Су буенда учак яна», Ә Р.Вәлиев Сания апа Әхмәтҗанованың «Ашытбашның кызлары» җырын башкарды. Җырчыларыбыз Ф.Загидуллин, А.Гиззатуллин, Ч.Ситдикова, А. Сибгатуллина, Р.Хабибуллина, Р.Камалов, Е. Антонова, Р Зәкиев, А. Салимзянова, Газизовалар, Гарифуллиналар, Халиуллиннар чыгышларын бик яратып, берсеннән-берсе матур костюмнар белән чыгыш ясаган биючеләрнең биюләре, скетч- юморлар күңелләргә хуш килде.

Бу концертта барлыгы 44 кеше катнашты, иң яшь катнашучы 4 яшьлек Раяз Ситдиков. Хөкемдарлар үзләренең бәяләрен, куеп бардылар. Әлбәттә, беренче коймак төерле була, диләр. Тамашачылар кайбер «төерләрне «дә тәмләп» йота » белделәр. Шыгрым тулы зал, хәттә басып караучылар да булды. Кызыл Октябрь, Пушкин урамы үзешчәннәрен басып алкышларга күмделәр. Барлык катнашкан үзешчәннәребезгә олы рәхмәтебезне белдерәбез. 23 январь Победа,Пионер, Комсомол урамы үзешчәннәре концерты була. Концертка чакырып, көтеп калабыз

Чыганак: http://arskmedia.ru


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение