События

Урта Сәрдәдә егетләрне армиягә озаттылар 18.06.2025

Урта Сәрдәдә егетләрне армиягә озаттылар

Авылдашлары элекке вакытлардагы кебек егетләрне армиягә озатуны оештырганнар.

Урта Сәрдә клубы уткәргән чараларына, авыл алкының активлыгына сокланырлык. Ниләр генә уйлап чыгармыйлар биредә.Зур авыл булмаса дә, клубы гөр килеп тора. Әле шушы көннәрдә генә клуб җитәкчесе Илфира Зариповадан хәбәр алдык. Элекке вакытлардагы кебек егетләрне армиягә озатуны оештырганнар. 

«Урта Сәрдә авылыннан өч егет - Шәрәфиев Дәниф Дамир улы, Зарипов Илсаф Илдар улы, Ибатуллин Алмаз Илшат улы 17 июнь көнне хезмәт итәргә китә. Гореф-гадәтләрне искә төшереп, гармунга жырлап урам әйләнделар. Авылдашлар белән саубуллаштылар. Авыл жирлеге башлыгы Батталова Резидә Хатыповна да егетләргә матур теләкләрен житкерде. Исән-сау кайтып авылда төпләнеп калырга дигән тәкъдим ясады. Бәйрәм жыр-биюләр белән матур итеп табигать кочагында дәвам итте», - дип яза Илфира Зарипова.

Бу көнне егетләрнен берсе чаралар катнаша алмаган, укулар булып калган. Бүген алар армия сафларына хезмәт итәргә китте. Исән-сау кайтыгыз, Дәниф, Илсаф, Алмаз.


Гөлсинә Зәкиева

Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/urta-sardada-egetlarne-armiiaga-ozattylar


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение