События

Гомәр Бәшировны искә алдык 24.01.2016

Гомәр Бәшировны искә алдык

Язучы Гомәр Бәшировның тууына 115 ел тулу уңаеннан “Казан арты” тарих-этнография музеенда истәлекле очрашу булды. Искә алу кичәсенә язучының улы Зөфәр Бәширов, оныгы, Мөхәммәт Мәһдиевнең кызы Гәүһәр ханым һәм Мөхәммәт Мәһдиевнең апасы Равия апаның кызы Җәүһәр ханым килде. Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты.

Музей директоры Ришат Камалов:

– Бүген без ихтирам белән язучыны искә алабыз, әсәрләрен барлыйбыз, исемен киләсе буынга тапшырабыз, – дип сөйләде.

Без Гомәр Бәшировның “Сиваш”, “Намус”, “Туган ягым – яшел бишек” һ.б.  романнарын укып үстек. Ә Гомәр Бәшировны яшь буын беләме?

Соңыннан Иске Чүриле мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Вәлиевага шул сорауны бирдем.

– Безнең рус телендә укучы балалар 8 сыйныфта “Туган ягым – яшел бишек”, 11 сыйныфта “Җидегән чишмә” романын өйрәнә, – дип җавап бирде Ләйсән Вәлиева. – Элек язылган әсәрләрне без бүгенге көн белән бәйләп аңлатабыз. Мәсәлән, “Җидегән чишмә” романын экология белән бәйлибез, “Туган ягым – яшел бишек” романында язучының балачакта, яшүсмер вакытта күргәннәрен бүгенге яшьләр тормышы белән чагыштырып анализлыйбыз. Гомәр Бәширов әсәрләрен балалар гыйбрәтләнеп, кызыксынып укый.

Район үзәк китапханәсендә зурлар бүлеге мөдире Әлфия Галимова белән   кичәдән алган тәэсирләребезне уртаклаштык.

– “Туган ягым – яшел бишек” романыннан базарга барулары турындагы өзекне ничек матур итеп укыдылар, – дип сөйли Әлфия Галимова. – Үземне ат арбасында тирбәлеп утырып баргандай хис иттем. Китапханәдә дә шундый кич утыруларны оештырырга кирәк әле. Язучыларның әсәрләреннән кызыклы өзекләрне бүлешеп, сәнгатьле итеп укысаң – нинди матур кичә килеп чыга бит!

Зөфәр Бәшировка шундый сорау бирделәр:

– Сезнең гаиләдә Гомәр Бәшировның нинди шәхси әйберләре саклана?

– Язучының бөтен уйлары, фикерләре – әсәрләрендә, – дип сөйләде Зөфәр Бәширов. – Язучының иң кыйммәтле әйбере – аның кулъязмалары. Әтинең барлык кулъязмаларын, көндәлекләрен килешү нигезендә Татарстанның милли архивына тапшырдым.

– Безнең дәү әни (Кәримә)) бик тыйнак, чын татар хатын-кызы иде, – дип сөйли Гәүһәр ханым. – Дәү әти янына кемнәр генә килми иде, хәтта чит илләрдән дә. Дәү әни табынны матур итеп әзерләп куяр иде, әмма үзе бервакытта да кунаклар янына чыгып утырмады. Дәү әтинең озак яшәвенә дәү әни тудырган мохит ярдәм иткәндер.

Гомәр Бәшировның авылдашы, заманында авыл Советы рәисе булып эшләгән Оркыя Мөхәммәтҗанова сөйләгәндә хәтта күздән яшьләр килде.

– Казанга Гомәр Бәширов янына барганда сөт, катык, каймак, мәтрүшкә  алып килә идек, – дип сөйләде ул. – Ул бу күчтәнәчләрне иң кыйммәтле бер нәрсә кебек кабул итеп алыр иде.

Әйе, бу сөт, катык кына түгел, бу туган җир сулышы, туган як нигъмәтләре.

Гөберчәктә М. Мәһдиев музее җитәкчесе Халидә Габидуллина җыр башлады:

Җидегән чишмәләрдә җиде улак,

Челтер-челтер ага көмеш су.

Көмеш сулар ага, кошлар сайрый,

Шул чакларда бигрәк ямансу. (Г. Бәширов).

Искә алу кичәсе дәвам итте…Зөфәр Бәширов музейга Гомәр Бәшировның портретын бүләк итте. Урамга чыккач та Гомәр Бәширов әсәрләре күңелдән китмәде. Аларны тагын бер кат укыйсы килеп китте.

Румия Саттарова

Чыганак: http://arskmedia.ru


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение