|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
27.10.2025
Якташыбыз Бөтенроссия бәйгесендә икенче урын алды
Арчаның алтынчы мәктәбе укытучысы Ришад Сәйфетдинов "Кеше тәрбияләү - 2025" Бөтенроссия бәйгесендә "Сыйныф җитәкчесе" номинациясендә икенче урын алды.
Ришад Фәннүр улы Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре фәненнән укыта. Бу аның беренче генә җиңүе түгел. Аңа кадәр ике ел рәттән ул “Ел укытучысы” бәйгесенең “Педагогик дебют” номинациясендә икенче урын алган, ә быел яз көне "Кеше тәрбияләү" бәйгесенең республика этабында җиңү яулаган иде.
"Һәр укытучы замана белән бергә атларга тиеш", - дигән иде ул вакытта төрле дәрәҗәле бәйгеләр җиңүчесе.
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arca-ukytucysy-botenrossiia-baigesenda-ikence-uryn-algan
