|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
24.11.2025
Арчада «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уенына 60 мәктәп укучысы җыелды
21 ноябрьдә «Мин Арча баласы» проекты кысаларында Арча мәдәният йортында яшьләр өчен интеллектуаль «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уены узды. Турнирда районның 25 мәктәбеннән 60 укучы катнашты.
Тантаналы ачылыш проектның «Мин Арча баласы» гимнын башкару белән башланды. Проект җитәкчесе Руслан Наилевич Гиниатуллин туган як тарихын өйрәнү һәм мәдәни мирасны саклауның әһәмиятен ассызыклап: «Тарихны белү Арча төбәгенең бай тарихи-мәдәни мирасын киләсе буыннарга тапшырырга ярдәм итә», — дип билгеләп үтте.
Чараның мәртәбәле кунагы — Арча районындагы «Беренчеләр хәрәкәте»нең җирле бүлекчәсе советы рәисе Лия Юрьевна Ильина булды. Ул проектның әһәмиятен билгеләп, егет-кызларның үз районнарының актив вәкилләре булачагына ышаныч белдерде һәм горурлык белән: «Мин Арча баласы», — дип әйтергә тиешлекләрен ассызыклады.
Жюри составына «Әлифба» музее директоры Дамир Гилемшаевич Тазиев, Арча үзәк китапханәсе хезмәткәре Асия Олеговна Ибраимова һәм Мәктәп укучылары сараеның методисты Айгөл Радиковна Вәлиева керде.
Интеллектуаль көрәш иҗади биремнән — Арча төбәге истәлекле урыннары сурәтләнгән пазллар җыюдан башланды. Һәр командага төбәкнең тарихи үзенчәлекләрен чагылдырган оригиналь исем уйлап табу тәкъдим ителде. Барлык исемнәр дә ачык, үзенчәлекле һәм истә калырлык булды: «Арча балалары», «Тукай оныклары», «Тарихчылар», «Орлята истории».
Төп уен раунды Арча төбәге тарихы, географиясе, мәдәнияте һәм мәшһүр шәхесләренә кагылышлы 20 кызыклы сораудан торды. Өстәмә рәвештә катнашучыларның зирәклеген һәм күзәтүчәнлеген тикшерә торган видео-сораулар да бирелде.
Уен нәтиҗәләре буенча беренче урынны «Орлята истории» командасы яулады, икенче урынны «Арча балалары» һәм «Тарихчылар» командалары бүлеште, өченче урынга «Тукай оныклары» лаек булды. Бөтен җиңүчеләр «Мин Арча баласы» проекты символикасы төшерелгән дипломнар һәм сувенирлар белән бүләкләнде.
«Мин Арча баласы» проектының алтынчы сезоны Президентның мәдәни инициативалар фонды тарафыннан хуплана.
Уен җанлы, динамик һәм мәгълүмати булды. Яшь зирәкләр яхшы белемнәрен күрсәтте һәм күп яңа, кызыклы мәгълүмат алды.
Фотолар: https://vk.com/album-225939232_309169730
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arcada-narsa-kaida-kaican-uenyna-60-maktap-ukucysy-yeldy
