События

Махсус хәрби операция зонасыннан кайткан егетләр белән очрашу узды 04.12.2025

Махсус хәрби операция зонасыннан кайткан егетләр белән очрашу узды

Район башлыгы урынбасары Рамил Мөхәмәдияров махсус хәрби операция зонасыннан яраланып кайтып, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле булу сәбәпле комиссовать ителгән егетләр белән очрашты.

 – Без бүген сезгә, әниләрегез, хатыннарыгыз, гаиләләрегезгә кагылышлы мәсьәләләргә ачыклык кертү, аларны чишәргә булышу, ярдәм итү чараларын күрү өчен җыйналдык. Шул мәсьәләләрне чишүдә ярдәм итә алган социаль учреждениеләр җитәкчеләре биредә. Аларны тыңлыйк, сораулар бирик,  – диде Рамил Данилович.

Очрашу ачыктан-ачык сөйлшү форматында үтте. Егетләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды, проблемалары белән уртаклашты, киләчәктә алар чишелеш табар, дигән теләк белдерде. 

-Бу әле беренче генә очрашу. Киләчәктә андый аралашуларны дәвам итәрбез. Бүген аз кеше җыелды, башкалар да килсен иде. Күбрәк сезнең нинди сорауларга җавап ишетәсегез килә? Нинди ведомстволар җитәкчеләрен чакырырга? Бөтенесен безгә җиткерегез, эшләрбез, - диде Рамил Мөхәмәдияров.  – Бүген яңгыраган сораулар һавада эленеп калмаячак. Без аларны чишү юлларын табып, контрольдә тотып, сезгә җавабын ирештерербез.

Соңыннан спорт ярышларында катнашкан егетләргә дипломнар тапшырылды. Башкаларны да өйдә ятмыйча, спорт белән шөгыльләнергә чакырдылар.

Гөлсинә Зәкиева

Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/maxsus-xarbi-operaciia-zonasynnan-kaitkan-egetlar-belan-o...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение