События

Якташыбыз республика бәйгесендә җиңү яулады 12.12.2025

Якташыбыз республика бәйгесендә җиңү яулады

Казанда узган «Арктур» республика бәйгесендә арча Укучылар Сарае хезмәткәре Айгөл Галәветдинова “Өстәмә белем бирү учреждениесен үстерү программасы” номинациясендә беренче урын алды.

 «Арктур» республика профессиональ осталык бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды. Анда “Өстәмә белем бирү учреждениесен үстерү программасы” номинациясендә Арча Укучылар Сарае директоры урынбасары Айгөл Галәветдинова беренче урынга лаек булды!

Айгөл Габдрәфыйк кызын югары һөнәри эшчәнлегенең югары бәяләнүе белән чын күңелдән котлыйбыз.

Алда аны бөтенроссия этабы көтә. Ул 2026 елды Чиләбе шәһәрендә узачак. Айгөл Галәветдинова анда Татарстан Республикасын тәкъдим итәчәк. Якташыбызга уңышлар телибез!


Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/iaktasybyz-respublika-baigesenda-inu-iaulady-1765526694


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение