|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
22.12.2025
Иске Чүриле мәктәбендә «Яңарыш» ширкәте җитәкчесе Илгизәр Садыйков призына көрәш турниры узды
Иске Чүриле мәктәбендә «Яңарыш» ширкәте җитәкчесе Илгизәр Садыйков призына яшь көрәшчеләр арасында көрәш турниры узды.
Анда 12 командадан 122 көрәшче катнашты. Бәйгене ачу тантанасында район башлыгы Алмаз Хисаметдинов яшь спортчыларны сәламләп аларга уңышлар теләде.
Көрәшчеләр 3 яшь категориясенә бүленеп 18 үлчәү категориясендә бил алышты.
Яшь көрәш батырлары арасында лотореяга тәкә дә уйнатылды. Ул Арчаның 6нчы мәктәбеннән Данир Минзинга чыкты. Бу бүләкне аңа Яңа Чүриледә яшәүче Чулпан клубы мөдире Шәүкәт Вәлишин тапшырды.
"Мин ата-бабаларыбыздан килгән көрәшне бик яратам. Яшь батырлар арасында лоторея уйнатып үзебезнең гаилә исеменнән бер тәкә бүләк итәбез. Бу минем адарынган күптәнге хыялым иде. Балаларның күңелләре үссен, татар көрәшен дәвам итеп Арчабызның данын күтәрсеннәр", - диде ул.
Командалар арасында 1нче урынны Иске Чүриле мәктәбе (тренеры Галиев Р.Ф.) яшь көрәшчеләре яулады. 2 нче урында Кәче мәктәбе (тренеры Галиев Р.Ф.), 3нче - Арчаның 5 номерлы гимназиясе (тренеры Хакимзянов Р.Р.).
Турнир нәтиҗәләре белән безнең фотогалереяда таныша аласыз.
Исрафил Насыйбуллин
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/ianarys-sirkate-ias-korascelar-arasynda-baige-uzdyrdy
