|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
24.12.2025
Марсель Шәрәповның яңа китабы дөнья күрде
Арчада, хәтерем ялгышмаса, роман ук язган кеше юк иде әле. Танылган язучылар турында түгел, һәвәскәр иҗат итүчеләр хакында бара монда сүз. Сарай Чокырча авылында яшәп иҗат итүче Марсель Шәрәпов «Өч почмаклы хат» дигән роман язган һәм шушы араларда гына аның шул исемдәге китабы да дөнья күрде. Бу китабында авторның башка күләмле әсәрләре дә урын алган.
Бөек Ватан сугышы батырларына багышланган романы үз укучыларын табар, ә пьесаларын сәхнәләрдә күрербез, дип ышанабыз. Марсель Шәрәповка яңа иҗат уңышлары телибез.
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/marsel-sarapovnyn-iana-kitaby-donia-kurde
