События
02.01.2026
Бүген Социалистик Хезмәт Герое Илсур Гәрәфи улы Шәйхетдиновка 90 яшь тулган булыр иде
Бүген нефть-газ үткәргечләр төзүче, Социалистик Хезмәт Герое Илсур Гәрәфи улы Шәйхетдиновка 90 яшь тулган булыр иде. Тырыш хезмәтләре белән дан тоткан: кырыс трасса шартларында – сазлыкларда, коточкыч салкыннарда, кар-бураннарда, урман эчләрендә - бүгенге уңайлы тормыш шартларын тудыруда үзен кызганмыйча эшләгән, гади бульдозерчыдан идарә җитәкчесенә кадәр күтәрелгән якташыбыз ул безнең - Илсур Шәйхетдинов. Аның авыр хезмәт юлында зур дәрәҗәләргә ирешүе, барлык җаваплы эшләрне дә җиренә җиткереп башкара алу сәләте бүгенге көндә дә һәркемдә соклану хисләре уята.
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/socialistik-xezmat-geroe-ilsur-garafi-uly-saixetdinovka-9...
Возврат к списку