|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
04.01.2026
95 һәм 90 яшь: зирәклек, җылылык һәм рәхмәт
Гыйнвар башында ике райондашыбыз Фирая Гыйниятовна Нургалиева (95 яшь) һәм Нина Николаевна Николаева (90 яшь) юбилейларын билгеләп үтте.
Юбилярларны район башкарма комитеты башлыгы урынбасары Эльвира Вафина һәм район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Динә Ибраһимова котлады
Алар нык сәламәтлек һәм күңел күтәренкелеге, туганнары белән аралашудан шатлык, якты көннәр һәм күңел җылысы теләде.
Әлеге ике ханымның тормышы - ныклык, игелек һәм зирәклек үрнәге.
Фотолар: https://vk.com/arskyirayon.tatarstan?from=groups
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/95-ham-90-ias-ziraklek-ylylyk-ham-raxmat
