События

“Ракета” хоккей командасы Саровтан җиңү белән кайтты 13.01.2026

“Ракета” хоккей командасы Саровтан җиңү белән кайтты

Якташларыбызны котлыйбыз!

10-11 гыйнварда Саров шәһәрендә Идел буе федераль округы беренчелеге кысаларында хоккей уеннары узды. Анда безнең районның “Ракета” хоккей командасы уңышлы чыгыш ясады һәм лаеклы җиңү белән кайтты, дип хәбәр итә Арча Боз Сарае матбугат хезмәте.

“Саров шәһәре Боз сараенда чын мәгънәсендә мавыктыргыч уеннар барды. Нәтиҗә озак көттермәде! “Раекта” хоккей командасы лаеклы җиңү яулады һәм команданың көчен тагын бер кат раслады”, – дип язалар алар үзләренең социаль челтәрләрендә.

“Ракета” хоккей командасын һәм аларның тренерлары С.Н.Винсны җиңүләре белән котлыйбыз!


Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/raketa-xokkei-komandasy-saratovtan-inu-belan-kaitty


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение