События

Сеҗедән Булат Мөбәракшин квадроцикл ясаган 28.01.2016

Сеҗедән Булат Мөбәракшин квадроцикл ясаган

Арча районы Сеҗе авылында гомер итүче Булат Мөбәракшин ике улы белән бергә, квадроцикл ясаган. Хәзер хуҗалыкларында күп эшне шушы техника башкара икән.

— Йөкне, суканы яхшы тарта. Бер проблемасыз диярлек, трактор эшләгән бөтен эшне башкара. Шуңа аны трактор урынына куллана башладык. Төрлесеннән җыйдык: двигателе — “ВАЗ-2109”дан, редукторлары — “ВАЗ-2106”, тәгәрмәчләре — “УАЗ”дан… Квадроцикл тулы приводлы. Күп өлешенә “Тугызлы”ның запас частьлары кереп утырды, — ди оста.

"ИРЕК МӘЙДАНЫ" газетасы

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение