События

Арчабыз үсә 04.02.2016

Арчабыз үсә

28–29 гыйнвар көннәрендә Арча шәһәрендә яшәүче гражданнарның җыеннары үтте. Аларда шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Касыймов, аның урынбасары Камил Гомәров 2015 елда башкарылган эшләр, 2016 елда алда торган бурычлар турында чыгыш ясадылар.

Арча шәһәре җирлегенә 6 торак пункт керә, гомуми мәйданы — 2941 гектар, шәһәрнеке 1769 гектар. Шәһәр территориясендә 4385 шәхси һәм 594 күп фатирлы йорт бар. Җирлеккә кергән авылларның иң зурысы — Төбәк–Чокырча, анда 263 хуҗалык. Айванда — 189, Зур Бирәзәдә — 165, Күпербашта — 163, Божада — 156.

Бүгенге көндә җирлектә 23077 кеше яши, бу район халкының 44 проценты. Төбәк–Чокырчада — 697, Айванда — 612, Күпербашта — 461, Божада — 410, Зур Бирәзәдә 403 кеше.

Соңгы елларда халык саны үсеш ягында. 2015 елда 811 кеше арткан. 455 бала туган, 261 кеше үлгән.

Муниципаль берәмлек территориясендә 20 эре сәнәгать, төзелеш һәм хезмәт күрсәтү предприя- тиеләре, 300дән артык кечерәк сәүдә, җәмәгать тук- лануы һәм хезмәт күрсәтү объектлары эшли.

Җирлектә 6 китапханә, 2 музей, 4 урта, 4 башлангыч мәктәп, 11 балалар бакчасы, педагогика көллияте, агросәнәгать көллияте филиалы, спорт мәктәбе, сәнгать мәктәбе, үзәк хас- таханә, 3 фельдшер–акушерлык пункты, бассейны булган спорт комплексы, Боз сарае эшләп тора.

Районда, шул исәптән Арча шәһәрендә дә халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту буенча зур эшләр башкарыла, күп төрле федераль һәм республика программалары гамәлдә. Узган ел районда 31 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылса, шуның 76 проценты — шәһәр җирлегендә. Гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасын үтәү төгәлләнеп килә. Былтыр 8 күп фатирлы йорт ныклап төзекләндерелде. 80 урынга исәпләнгән балалар бакчасы, 40 урынлы балалар бакчасы белән Арчаның 3 номерлы мәктәбе файдалануга тапшырылды. Балалар сәнгать мәктәбе, үзәк хас- таханәнең икенче корпусы ныклап төзекләндерелде.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлек җитәкчесе Айдар Баһавиев үзенең чыгышында узган ел шәһәрдә җинаятьләр саны артуын әйтеп үтте. Болар, нигездә, урлау, алдау кебек җинаятьләр. Административ тәртип бозулар күп, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучылар саны кимеми. 

Ильяс Фәттахов

Чыганак: http://arskmedia.ru/

 


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение