События

Кичке чаңгы юлы 03.02.2016

Кичке чаңгы юлы

Районда чаңгы спортына караш үзгәрде, аның белән шөгыльләнүчеләр саны артты. Кичләрен стадионга төшсәң, Арчада күп кеше чаңгы шуа  диярсең. 

– Чаңгыга басмыйча, чаңгы таягы белән нәкъ чаңгыда шуган кебек йөрүчеләр дә бар. Сәламәтлеккә файдалы, дип аңлаттылар, – ди Арчада яшәүче Галия Мөхәммәтҗанова. – Кичләрен, гомумән, стадионда кеше күп була. Берәүләр чаңгыда йөрсә, икенчеләре таудан чана шуа. Балалар гына түгел, өлкәннәр дә.

– Табигать шундый матур. Агачлар ап–ак карга күмелгән. Алар ут яктысында шундый матур булып җемелди. Музыка уйнап тора. Кичке тынлыкта карны шыгырдатып чыж–чыж итеп чаңгыда баруы үзе күңелле,– ди Галия ханым.

Узган шимбәдә биредә “Кичке чаңгы юлы” дип исемләнгән чара үткәрелде.  Ул районда чаңгы спортын популярлаштыру һәм активлаштыру максатыннан оештырылган һәм әлеге спорт төрен яраткан йөзләгән кешене туплаган. “Кичке чаңгы юлы”нда муниципаль хезмәткәрләр, яшьләр парламенты комиссияләре һәм аграр яшьләр берләшмәсе бүлекчәсе хезмәткәрләре актив катнашкан. Соңыннан барысына да кайнар чәй  тәкъдим ителгән.

–  Район оешмалары, предприятиеләре һәм учреждениеләре катнашында “Кичке чаңгы юлы” һәр атна үтәчәк, – диделәр безгә яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегендә.

Чыганак: http://arskmedia.ru


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение