События

Иң көчлеләр — Шушмабашта 08.02.2016

Иң көчлеләр — Шушмабашта

6 февральдә Курса–Почмак урта мәктәбенең спорт залында 2000 елда туган һәм аннан яшьрәк яшүсмерләр арасында “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте призына  көрәш буенча ярышлар узды.

— Районның 19 мәктәбе һәм педагогика көллиятеннән 121 укучы килде, — диде район яшьләр эшләре спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Зиннур Сәгыйтов. — Иң көчле көрәшчеләребез “Сабантуй” газетасы призына  үтәчәк ярышларга бара.

Яшь көрәшчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов бәйгедә катнашучыларны тәбрикләде, уңышлар теләделәр.

“Ак барс” агрокомплексы” ширкәте, Курса–Почмак урта мәктәбе кунакларны бик җылы каршылады, ашату, күңел ачу программасы оештырылды.

Көне буе барган киеренке һәм кызыклы көрәштән  соң җиңүчеләр билгеле булды. Шушмабаш урта мәктәбе командасы беренче урынны  яулады. Курса–Почмак көрәшчеләре — икенче, сеҗелеләр өченче урында.

Күргәнебезчә, Сеҗе егетләре, кайбер урта мәктәпләрне дә артта калдырып, призлы урынны алды. Алар  төп гомуми белем мәктәпләре арасында беренче урында.

Үз үлчәүләрендә:

28 кг.га кадәр

1.Таһир Кәримов (Шушмабаш)

2.Инсаф Кәримов (Сикертән)

3.Райнур Фәйзрахманов (Ашытбаш)

32 кг.га кадәр

1.Илдар Гобәйдуллин (Шушмабаш)

2.Айрат Сабиров (Яңа Кенәр)

3.Булат Фәйзуллин (Шурабаш)

36 кг.га кадәр

1.Динарис Таҗетдинов (Шушмабаш)

2.Эльмир Гыйззәтуллин (Курса–Почмак)

3.Марсель Пасько (Ташкичү)

40 кг.га кадәр

1.Әлфис Мәннапов (Түбән Мәтәскә)

2.Зөфәр Әгъзәмов (Сеҗе)

3.Аяз Салихов (Яңа Кенәр)

45 кг.га кадәр

1.Илдан Хәкимов (Курса–Почмак)

2.Азат Вәлиев (Шушмабаш)

3.Азат Хәкимов (Шурабаш)

50 кг.га кадәр

1.Инсаф Галәветдинов (педагогика көллияте)

2.Инсаф Абдуллин (Яңа Кенәр)

3.Илнур Рамазанов (Курса–Почмак)

55 кг.га кадәр

1.Фазыл Вилданов (Шушмабаш)

2.Рәмзил Әхмәтҗанов (Сеҗе)

3.Расих Шәяхмәтов (Шушмабаш)

60 кг.га кадәр

1.Камил Кәримов (Шушмабаш)

2.Данис Хөсәенов (Шурабаш)

3.Таһир Гыйльметдинов (Урта Курса)

65 кг.га кадәр

1.Раил Котдусов (Апаз)

2.Азат Хәмзин (Яңа Кенәр)

3.Рүзәл Гарәфетдинов (Шушмабаш)

70 кг.га кадәр

1.Айзат Һадиев (Шурабаш)

2.Данир Сөләйманов (Арчаның 2нче мәктәбе)

3.Әлфис Мөхәммәтрәхимов (Сеҗе)

70 кг.нан югары

1.Айрат Галәвов (Яңа Кенәр)

2.Айнур Хәйруллин (Шушмабаш)

3.Айдар Мөхәрләмов (Урта Курса)

Яшь көрәшчеләребезгә яңа уңышлар телибез!

Ильяс Фәттахов

Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение