События

Тест нәтиҗәләре буенча 12 мәктәп җитәкчесенең 6сы “кызыл” зонага эләккән 11.02.2016

Тест нәтиҗәләре буенча 12 мәктәп җитәкчесенең 6сы “кызыл” зонага эләккән

8 февральдә муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев укытучылар белән очрашты. Анда мәгариф идарәсенең узган елгы эш нәтиҗәләре каралды, 2016 елга бурычлар куелды. Көн тәртибенә караганда гадәти хисап җыелышы. Әмма районда мәгариф өлкәсендәге проблемаларны исәпкә алсаң, чаң сугарлык ук булмаса да, борчылырлык урыннар җитәрлек.

Җыелыш күңелле күренештән башланып китте. Илшат Нуриев фәннәр буенча республика олимпиадалары җиңүчеләрен һәм аларны әзерләүче укытучыларны бүләкләп китте.

Аннан инде очрашуның төп өлеше башланды. Мәгариф өлкәсендә 2014 елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда алга китеш бар. Укыту буенча район республикада 18 урында, алдагы уку елында 20нче иде. Түбән тәгәрәргә күп кирәкми, ә менә үргә менү бик кыен. Шуңа бу күрсәткечне күтәрелүгә таба бер адым дип уйларга була. Әмма бу әле район укытучылары алдына куелган таләпләрне йомшартырга мөмкин дигән сүз түгел. Тәрбия эше буенча 30нчы урында булганда, бигрәк тә.

2015 елда мәктәпләрдә ныклап төзекләндерү эшләре алып барылды. Бу эш быел да дәвам итә. Балалар бакчалары сафка басты. Яңа җиһазлар кайтарылды, кабинетлар яңартылды. Тәрбиячеләрнең һәм педагогларның хезмәт хаклары да зарланырлык түгел, 24-25 мең сум. Эшләү өчен шартлар җитәрлек. Укытучыларның 94,7 проценты югары белемле.

– Әмма узган уку елында беренче тапкыр база мәктәпләре укытучылары өчен үткәрелгән диагностик тикшерү нәтиҗәләренең дө-                                                                        реслеге күңелдә шик уятты. БДИ форматында үз фәннәрен белү дәрәҗәсенә иде  алар. Күрсәткечләрнең бик яхшы булуы объектив бәя куелдымы икән дигән сорау тудырды. Чөнки шул ук вакытта аларның укучылары андый югары нәтиҗәләргә ирешә алмады. Укытучы үз фәнен шулай яхшы белгәч, ни өчен укучысы аны начар үзләштергән? – диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев.

Быел рус теле һәм математика укытучыларына бөтенроссия диагностик тест үткәрү турында да карар кабул ителгән.

– Шуның белән бергә бүген эшли торган мәктәп директорларының идарә итә белү компетенцияләрен бәяләү нәтиҗәләре дә аларга һөнәри яктан үсү кирәклеген күрсәтте. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан уздырылган тестта 12 мәктәп җитәкчесенең 6сы “кызыл” зонага эләкте, – дип өстәде З.Дәүләтбаев. – Быел яшь укытучылар һөнәри стандартка җавап бирү-бирмәвенә (ирекле рәвештә), ә тәҗрибәле укытучылар һөнәри яктан тагын да үсү өчен сертификация үтәргә тиеш булачак.

 Гөлсинә Зәкиева

Чыганак: http://arskmedia.ru


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение