Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Урта курса авыл җирлегенә кергән авылларда яшәүчеләрнең җыены булды
13 февральдә Урта курса авыл җирлегенә кергән авылларда яшәүчеләрнең җыены булды. Анда муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.
Җыенда белгечләр, хуҗалык җитәкчесе Рәүф Гыйләҗетдинов, авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина хисап тоттылар.
Муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев курсалыларга тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте, яңа уңышлар теләде.
Эш беткәч уйнарга ярый, ди халык мәкале.
Курсалылар эшли дә, ял да итә беләләр. Бу көнне 84 кеше бүләк алды. Иң зурысын 40 елга якын сыер сауган Әлфинур Хәйруллина алды. Аңа 5 центнерлы буаз тана бүләк иттеләр. Бүләкне ферма мөдире булып эшләүче Марс белән улы җитәкләп алып кайтып киттеләр.
50 яшен тутырган “КАМАЗ” шоферы Харис Хуҗиәхмәтов тегү машинасы, тракторчы Алмаз Әхмәдуллин – телевизор, алдынгы сыер савучы Гөлназ Шәфигуллина компьютер белән бүләкләнде
Чыганак: http://arskmedia.ru/