События

Ялгышырга ярамый 12.02.2016

Ялгышырга ярамый

12 февральдә Арча район Советының бюджет–финанс һәм икътисадый үсеш, авыл хуҗалыгы һәм әйләнә–тирә мохитне саклау мәсьәләләре буенча даими комиссияләренең берләштерелгән утырышы булды.

Утырышны муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина алып барды.

Утырышта район прокуроры урынбасары Алмаз Сәгыйтьҗанов чыгыш ясады. Ул җирлекләр тарафыннан хокукый актлар әзерләү һәм кабул итүгә житди карау кирәклеген искәртте. Сайтларны тулыландырып, яңартып барырга, барлык хокукый актлар шунда урнаштырылырга тиеш.

Гражданнарның мөрәҗәгатьләре теркәлергә, моның өчен махсус журнал булырга, анда мөрәҗәгать буенча нәрсә эшләнгәне чагылырга тиеш.

Экстремизм һәм терроризмга каршы көрәш, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү — һәрвакыт уяулыкны сорый торган мәсьәләләр.  Мәчетләр биналарын рәсмиләштерү эшләрен быел төгәлләргә.

Муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина муниципаль хезмәткәрләрнең керемнәре һәм чыгымнары турында Декларация тутыруга әзерлек мәсьәләсенә тукталды. Моңа бик җитди карарга, моннан соң аз гына ялгышлык җибәргән өчен дә кисәтеп тормаячаклар, эштән китәргә туры киләчәк.

— Гомумән, башка мәсьәләләрдә дә таләпләрне үтәмәгән өчен административ чаралар күрәчәкбез, — диде район прокуроры Ринат Ситдыйков. — Кырыйда кала торган заманнар үтте.

Утырышта Арча район Советының бюджет–финанс һәм икътисадый үсеш, авыл хуҗалыгы һәм әйләнә–тирә мохитне саклау буенча даими комиссияләренең эш планнары расланды.

Арча муниципаль районы контроль–санау палатасының 2015 елдагы эшчәнлеге йомгаклары турында палата рәисе Надия Сафиуллина чыгыш ясады.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Олег Спичкин Арча муниципаль районының 2015 елда социаль–икътисадый үсеше, 2016 елга бурычлар, район җирлекләренең стратегик үсеш планнары белән таныштырды.

Муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина утырышка йомгак ясап, җирлек башлыкларының халык белән тиешенчә эшләмәүләрен әйтеп үтте. Әле генә узган гражданнар җыелышларында да бу ачык күренде, гамәлдәге программалар турында халыкка аңлату җитми. Хуҗасыз тузган йортлар, социаль–мәдәни объектлар биналарын рәсмиләштерү, ияләрен ачыклау, сүтү турында кайчаннан бирле сүз алып барыла, әмма проблема хәл ителми. Шул ук мәчетләрне рәсмиләштерүне күпме сузарга мөмкин?

Ильяс Фәттахов

Чыганак: http://arskmedia.ru


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение