События

Матур итеп эшлисез 12.02.2016

Матур итеп эшлисез

“Северный” ширкәте районда элекке тәртипләрне саклап кала алган сирәк хуҗалыкларның берсе. Фермалар мал белән тулы, кешеләр иртән торып эшенә бара, вакытында акчасын ала. Хуҗалык кемгә карый гади халыкның анда эше юк. Алар җитәкчеләре Рөстәм Хәйруллинны гына белә, аны тыңлый, ышана.

— Барлык тармакларда үз кешеләребез эшли, — дип куанып сөйләде җитәкче хисап җыелышында. — 2015 ел безнең өчен бик уңай килде. Терлекчелек иң күп акча кертте. Бөтен бригадаларның да өлеше тигез. Кергән акчаның 80 проценты терлекчелеккә туры килә.

Соңгы елларда игенчелектә бераз артка чигенеш бар. Дөрес, игенне игәләр, бәрәңге үстерәләр. Ашламалар алу кыенлашты. Чәчү сроклары соңара, техника еш ватыла. Шактый гына яңа техника алганнар, быел уңай якка үзгәреш булыр дип өметләнәләр. “Безнең 500 тонна рапс саткан елларыбыз да бар иде”, – диде Р.Хәйруллин.

Белгечләр чыгышлары да анализлы, уйландырыр- лык иде. Баш икътисадчы Фаил Котдусов хезмәт алдынгыларын әйтеп үтте. Миләүшә Петрова, Розалия Вәлиева узган ел 6406–6200 килограмм сөт сауган. Бозау карау- чылар Лилия Зарипова, Рәис Шәмсетдинов 700 граммнан артык тәүлеклек үсеш алган. Тракторчылар Фәнис Вәлиуллин 11575 эталон–гектар эш башкарган. Мидхәт Мифтахов — 1722, Рәдис Низамов 1634 тонна ашлык суктыр- ган. Шоферлар Фәнил Сираҗиев, Гайсә Вәлиуллин 465–455 мең тонна–километр йөк ташыган.

Намус белән эшләп, гомуми уңышларга лаеклы өлеш керткән кешеләр күп алар. Хуҗалык җитәкчесе һәрберсенә җылы сүзен әйтеп бүләкләр тапшырды.

Ильяс Фәттахов

Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение