|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
19.02.2016
Хәсәншәех хоккейчылары яна формаларын тәкъдим итте
18 февраль конне Хәсәншәехнын хоккейчы егетлрәе, аларга көч биреп торучы җанатарлары кабаттан «АРЧА» боз сараена жыелды.Бу көнне алар халыкка үзләренең яна формаларын тәкъдим итте һәм «ТАЙД-ФОЙЛ» хоккей командасы белән иптәшләрчә очрашу үткәрде.
Ике команда да бик матур уен күрсәтте. Бу киеренке көрәштә Хәсәншәех хоккейчылары уңышка иреште, Исэп — 7:6. Егетлэр форма алырга бик зур ярдэм иткэн «Ватан» агрофирмасы» ширкәте җитәкчесе Илнар Әхмәтовка, зур теләктәшлек белдергән авыл халкына чын күнелдән рәхмәт җиткерде. Һәм киләчәктә матур уеннары белән сөендерергэ, биек үрләр яуларга вәгъдә бирделәр.
Данис Фәхретдинов.
Чыганак: http://arskmedia.ru
