Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
26.02.2016
Арчада мәктәп директорлары булып эшләгән мәгариф ветераннары очрашты
25 февральдә Арчада нигездә 1990-2000 еллар арасында мәктәп директорлары булып эшләгән педагоглар очрашуы узды.
Илебез тарихында, шул исәптән район өчен дә авыр еллар булуга карамастан, әлеге фидакарь җаннарның тырышлыгы белән Арча мәгариф системасы марканы төшермичә, югары тотты. Иске биналарда эшләүче коллективларны да башкаларга үрнәк итеп куярлык иде. Бу көнне директорлар үзара аралашып хатирәләре белән уртаклаштылар. Инде бакыйлыкка күчкән хезмәттәшләрен сагынып искә алдылар. Очрашуны район ветераннар советы рәисе, шул елларда мәгариф бүлеген җитәкләгән Наил Габдрахманов, мәгариф идарәсе, мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы оештырды.
Чыганак: http://arskmedia.ru/