События

Арча станциясендә “Хуш, кыш, исәнме кояшлы яз” исемле бәйрәм булды 02.03.2016

Арча станциясендә “Хуш, кыш, исәнме кояшлы яз” исемле бәйрәм булды

Узган шимбә чараларга бай булды. Бу көнне Арча станциясендәге 9нчы “Шатлык” балалар бакчасы каршында  “Хуш, кыш, исәнме кояшлы яз” исемле бәйрәм булды. Аны “Ал кыюлык, алга омтыл, һич ялыкмый алга бар” дигән девиз белән “Көньяк” территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе үткәрде.

Территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләре бу чараны берсеннән–берсе уздырып, яңа алымнар кулланып оештыра башлады. Иң кызыгы шунда, ел башыннан бирле шушы бер үк исем астында, бер үк программага нигезләнеп дүртенче чара уза, һәм аларның берсе дә бер–берсенә ошамаган.

“Көньяк” территориаль–җәмәгатьчелек үзидарәсе җитәкчесе Эльвира Сергееваның бер өстенлеге бар – ул “Шатлык” та хуҗалык эшләре буенча җитәкче урынбасары булып эшли. Һәм коллектив тулысы белән (хезмәттәшләре генә түгел, балалар да) аңа ярдәмгә килгән.

– Ял көне булуга карамастан бар да эшкә чыкты, – ди балалар бакчасы җитәкчесе Надия Мифтахетдинова. – Һәрберсе әкият геройлары булып киенеп, чарага килгәннәрнең күңелен күрә. Эльвира үзе балаларны утыртып йөртү өчен кечкенә паровозга кадәр табып алган.

Моннан тыш Арчаның җиденче, дүртенче мәктәпләре, Арча станциясендәге күпфункцияле мәдәни–спорт үзәге ярдәмгә килгән. Айванлылар “Дуслык” боткасы, балалар бакчасы коймак пешереп, балалар һәм өлкәннәрне хуш исле тәмле чәй белән сыйладылар. 7 нче мәктәптән Альбина Зыятдинова кул эшләреннән күргәзмә оештырган. 4 нче мәктәп күргәзмәсе Тукайның 130 еллыгына багышланган.

– Мәктәптә шул темага бәйге үткәргән идек. Иң яхшы эшләрне бирегә алып килдек, – диделәр татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлчәчәк Мифтахова белән башлангыч сыйныф укытучысы Рәйсә Миндубаева җигүле ат, Шүрәле һәм Су анасына күрсәтеп.

Ә шәһәр китапханәсеннән Любовь Капралова белән Зилә Минашаева “Яхшы кәеф китабы” дигән хәйрия акциясе оештырган. “Кешеләр үзләреннән арткан китапларны безгә алып килә, ә без аларны укысыннар өчен шундый бәйрәмнәрдә башкаларга бүләк итәбез”, – ди Любовь Капралова.

Ирле–хатынлы Венера һәм Сәүбән Мифтаховларның кул эшләре аеруча сокландырды. 79 яшьлек Венера ханым картиналар, мендәр тышлары чигә икән. Вак эш, әмма искиткеч матур.

– Мин 40 ел Үзбәкстанда радиомонтажчы булып эшләдем, таракан тәпие кебек вак детальләр, микросхемалар җыйдым. Хәзер дә бармакларның тик торасы килми. Мин сату өчен түгел, үзем өчен чигәм, дусларыма, туганнарыма бүләк итеп бирәм, – диде ул.

Ире Сәүбән ага агач эше остасы икән. “Агачтан нәрсә кирәк, шуны ясый алам”, – диде ул өстәлдәге эшләнмәләргә күрсәтеп.

Бәйрәмгә балалар да, өлкәннәр дә күп килгән. Көне дә рәхәт, җылы иде шул. Биеделәр дә, җырладылар, уйнадылар да. Төрле спорт уеннарында да катнаштылар. Сәнгать җитәкчесе Илмира Фазылҗанова җитәкчелегендә мәдәни–спорт үзәге үзешчәннәре концерт куйды. Әнәс Гыйлаҗев, Фирдүс Ганиев, Алсу Фәйзрахманова, Илфат Әскәров, Алмаз Җаббаров, Ришат Әхмәдиев, Фәнис Заһитов, Ләйсән Хәлиуллина чыгышлары, Ләйсән белән Алмазның алып баруы барысына да ошады. Иң мөһиме–урам бәйрәме халыкның күңелен күтәрде, яшен–картын ял иттерде.

Чыганак: http://arskmedia.ru/

  


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение