|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Якташлар кабат очрашты!
Бүген Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасының чираттагы очрашуы булды.Сәхнәгә безнең Арча төбәгендә туып – үскән һәм хәзер татар эстрадасы күгендә якты йолдызлар булып кабынган сәнгать осталары белән беррәттән үзешчәннәребез дә чыкты. Якташлар, өч сәгатьтән артык барган концертны, Татарстанның халык артисткасы мәңге яшь күңелле Гөлзада Сафиуллина җырыннан соң бергә ТУГАН ТЕЛ җырын җырлап саубуллаштылар.
Киләсе елларда да шулай матур очрашулар насыйп итсен!
Бәйрәмнең күңелле мизгелләреннән фоторепортаж безнең сайтта.
